Логотип Идель
Бу – тема!

КАНИКУЛДА МУЛЬТФИЛЬМ КАРЫЙК!

Ел саен кышкы каникулларда «Один дома», «Гарри Поттер» карау туйдырмадымы әле? Әлеге язмада Яңа елга багышланган берничә мультфильм белән танышырбыз. Киттек!

«Секретная служба Санта-Клауса» (1 сәгать 37 минут бара)

Санта эшләрен тәмамлап, ялга китергә карар кыла, тик бер балага бүләк тапшырылмаганы ачыклана. Сантаның бүтән балалары бу эшкә алынырга теләми, ә олы йөрәкле иң кечкенә улы Артур битараф булмый. Әлеге мультфильмда сабыйларга бүләк өләшеп йөрүченең хезмәте сурәтләнә. Шунысы кызык, Санта бу эшне бер төн эчендә башкарып чыга!

«Полярный экспресс» ( 1 сәгать 40 минут бара)

Санта-Клаусның әкиятләрдә генә була икәнен белгән малай бик моңсулана. Бервакыт поездда могҗизалар иленә бару мөмкинлеге барлыкка килә. Сәяхәт вакытында герой яңа дуслар таба һәм могҗизага ышанырга кирәклеге турында уйлана.

«Олаф и холодное приключение» (21 минут бара)

Принцесса Анна һәм королева Эльза гаилә белән Яңа ел каршылау турында бөтенләй бернәрсә белмичә үсәләр. Олаф исемле кар бабай һәм болан Свен бәйрәмнең иң күркәм йолаларын эзләргә чыгып китәләр. Бу Анна һәм Эльзага чын бәйрәм ясау максатыннан оештырыла. Шуны әйтеп узарга кирәк, бу мультфильмны карар алдыннан, «Холодное сердце» ны карап чыксагыз, яхшы булачак.

«Зима в Простоквашино» (15 минут бара)

Дядя Фёдор гаиләсе белән Яңа елны Простоквашинода каршыларга карар кыла. Ләкин әниләре «Голубой огонек»та катнашу сәбапле, анда була алмый. Авылда бәйрәм мохите юк диярлек, чөнки Шарик белән Матроскин кычкырышалар һәм сөйләшми башлыйлар. Әлеге мультфильмдагы «Кабы не было зимы» җырын белмәгән кеше юктыр, шулай бит?

«Клаус» (1 сәгать 36 минут бара)

Бай гаиләдән булган Джаспер бернинди файдалы эш эшләргә җыенмый. Бераз «акылга утырту» максатыннан, әти-әнисе аны ерак төньякта булган Смиренсбург шәһәренә җибәрә. Биредә гел ике гаилә уртак фикергә килә алмый. Малай әлеге шәһәрдәге почта эшчәнлеген җайга салырга тиеш була. Джаспер Клаус исемле карт белән таныша һәм мәхәббәтен таба. Ул шәһәрдәге мохитне һәм үзен яхшы якка үзгәртә.

«Рождественская история Микки» (26 минут бара)

Бөтен кеше дә Яңа елга әзерләнеп йөргәндә, Эбенезер Скрудж гына акчалар турында уйлавын дәвам итә. Ләкин могҗиза ярдәмендә барлык нәрсә дә үзгәрә. Эбенезер янына 3 Яңа ел җене килә һәм аны уйланырга мәҗбүр итә. Шушы вакыйгадан соң ул тормышын 360 градуска үзгәртә.

«Драконы: Подарок ночной фурии» (22 минут бара)

Викинглар кышкы традицияле бәйрәмнәрен Сноглтогны уздырырга җыеналар. Ләкин кулга ияләштергән, күпләр яратып өлгергән драконнар билгесез сәбәплар белән утраудан очып китә. Иккинг бу хәлләргә ачыклык кертергә теләп, эшкә төгәллек кертергә алына.

«Снежные приключения Солана и Людвига» (1 сәгать 16 минут бара)

Флоклип шәһәрендә яшәүчеләр чын кышны көтәләр. Кар юклыгы бигрәк тә газетаның баш мөхәррирен борчый, чөнки ул сенсацияле язмалар язарга ярата. Әлеге журналист Реодор исемле механикка кар пушкасы ясарга куша. Соңыннан баш мөхәррир әлеге җайланманы урлап, бөтен шәһәрне кар белән тутырырга ниятли. Бу эшне туктату өчен ярдәмгә Солан һәм Людвиг килә.

«Рождественский Мадагаскар» (21 минут бара)

Мадагаскарның дүртлеге аркасында Санта-Клаус һаләкаткә очрый һәм хәтерен югалта. Геройлар бүләк тапшыруны үз җилкәләренә ала. Әлеге эшне башкарган вакытта аларга сайлау ясарга кирәк була: бәйрәмне коткарыргамы яисә өйләренә кайтыргамы.

Рәсем: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев