Логотип Идель
Бу – тема!

КАМИЛӘ АБДУЛЛИНА: 35 ЯШЕМДӘ МИН ФРАНЦУЗГА КИЯҮГӘ ЧЫГАЧАКМЫН

Мутацияләнгән ДНК молекуласы һәм «Ялкын»журналының SMM белгече Камиләне нәрсә берләштерә? Ни өчен SMM белгечләргә ТикТокка аеруча зур игътибар бирә башлау кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга җавап Камилә Абдуллина белән интервьюда.
– SММ өлкәсенә ничек килеп кердегез, моңа нәрсә этәргеч булды?

– Безнең өйдә кечкенә генә «Macaruns»фабрикасы бар иде, кондитер эшләнмәләрен җитештереп, интернет аша саттык. Ул чорда инстаграм челтәребездә 1500 язылучы иде: аккаунтны тагын да үстерү өчен SMM белән шөгыльләнергә туры килде. Бу эшчәнлек миңа шактый кызыклы тоелды. Алга таба башка проектлар белән дә эшли башладым.

– Проектлар дигәннән, аеруча уңышлыларын атап үтсәгез иде?

– Беренче чиратта, әлбәттә, «Macaruns» проекты. Ярты ел эчендә без 7 меңгә якын аудитория җыйдык. Моннан тыш, мин  ВКонтактеда «Ангар»дип аталган иҗади берләшмәдә әдәбиятка багышланган пабликны да алып бара идем. Анда күрсәткечләр шулай ук яхшырды.

– «SMM»  дигәндә, иң беренче,  күз алдына Instagram һәм VK социаль челтәрләре килә. Хәзерге вакытта иң актуаль мәйданчыклар дип кайсыларын атый аласыз?

– SMM бик киң өлкә. Шуңа күрә күп белгечләр үзләренә аерым бер мәйданчык сайлап, шунда гына махсуслашалар, чөнки бу ысул күпкә җайлырак. Шул ук инстаграмны гына алыйк: аның алгоритмнары үзгәреп тора, аларны SMM белгече аңларга, һәрвакыт белеп торырга тиеш. Әмма зур проектлар белән эш иткәндә, берьюлы төрле социаль челтәрләр кулланыла. Андый очракларда берничә мәйданчыкка игътибар бирергә киңәш итәм.   Мәсәлән, бүген аеруча актуаль өлкәләр: инстаграм,Youtube һәм Tiktok. Ахыргысын иң популяр, дип әйтер идем. Чөнки Tiktok ны үстерү буенча белгечләр әлегә аз, ә аларга ихтыяҗ зур.

– Әгәр дә сезнең тормышыгыз фильм булса, ул ничек аталыр иде?

– Минем ВКонтактеда кечкенә генә «Гарем и маленькая тележка» дип аталган паблигым бар һәм, минемчә, бу атама миңа аеруча туры килә.

– Нигә шулай дип уйлыйсыз?

– Чөнки кая гына барсам да, кайда гына булсам да, минем белән һәрчак танышырга телиләр. Мәсәлән, күптән түгел генә дус кызым белән кафедан чыктык та, сөйләшеп торабыз. Ниндидер темага кызып-кызып фикер алышабыз. Шул вакытта яныма бер егет килде дә, “мине дә үз компаниягезгә алыгыз әле, бик кызыклы темага сөйләшәсез”, -ди. Беркөн исә музейга баргач, аның директоры белән танышып, аралашып киткән идем. Мондый чакларда якын дусларым: «Әә, Камилә бит инде ул. Камилә һәм аның гаремы” дип әйтергә яраталар.

– Камилә апа, иң кызык һәм истә калган төшегез турында сөйләп китә аласызмы?

– Соңгы арада иң истә калган һәм кызыклы төш днк молекуласы турында. Мин мутацияләнгән, чылбырдапн өзелгән  днк өлеше икәнмен. Як-ягыма каранам, ә анда күзәнәкне төзи торган башка өлешләр йөри. Мин аларга «кем мин?»дигән сорау бирәм, ә җавап юк. Бераздан соң аларны мин үзем мутацияләгәнемне аңлыйм. Менә алар эчке секреция бизләре чыгарып, минем белән сөйләшә башлыйлар. Мин днк чылбырыннан ычкынам һәм күзәнәк буйлап «сәяхәткә» китәм....Төш ахырында исә вакуоль эчендә пицца формасындагы өрелгән матраста трубочкадан су эчеп ятам икән. Янымнан эшләпәләрен салып, шул рәвешле минем белән исәнләшә-исәнләшә ТРНКлар үтеп бара...

– Кызык. Ә сез йолдызнамә  буенча кем? Гомумән, йолдызнамәгә ышанасызмы?

 Йолдызнамә буенча арыслан. Юк, йолдызнамәләргә ышанмыйм.

– Әгәр дә сезнең ярты сәгать эчендә нәрсәгә дә булса өйрәнергә мөмкинлегегез булса, ул нинди һөнәр булыр иде?

– Мин көмештән әйберләр ясау буенча мастер-класска барыр идем.

– Сезне экспериментта катнашырга чакырдылар: бүлмәдә берялгызыгыз бер айга калырга тиеш. Беркем белән дә сөйләшергә ярамый.  Җиңсәгез, 1 миллион доллар сезнеке. Ризалашыр идегезме?

– Әлбәттә.Мин үз-үзем белән вакыт үткәрергә яратам: ялгызым миңа рәхәт һәм тыныч.

– Әгәр дә сез алтын балык тотсагыз, нәрсә сорар идегез?

– Мин булган проблемаларның алтын балык ярдәмендә генә хәл ителмәячәген яхшы аңлыйм. Шуңа күрә якын кешеләремнең хыялларын тормышка ашырыр идем, мөгаен.

– Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?


– Җәяү йөрергә, дусларым, яраткан кешем белән вакыт үткәрергә һәм пазл җыярга яратам.

– Үз холкыгызны биш  сүз белән тасвирлагыз.

 Эмоциональ, экспрессив, саркастик, туры, бераз ялкау.

15 елдан соң сезнең тормышыгыз нинди булачак?

 План буенча мин 35 яшемдә мине бик каты яратучы французга кияүгә чыгачакмын (көлә). Әмма өч елдан соң без аерылышачакбыз.Ул миңа үзенең фатирын яки йортын калдырачак. Мин бөтен ялларымны шунда үткәрәчәкмен, ә яшәргә кире туган ягыма кайтып китәм. Аннары исә дусларым белән Европага сәяхәткә җыеначакбыз.

– Хәзерге яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

 Беренчедән, үзеңне яратырга кирәк. Кайсы кеше белән аралашу рәхәт, ә кем начар хискичерешләр калдыра? Үз-үзеңә ихлас җавап бир. Икенчедән, башкаларның шәхси чикләренә үтеп кермә, аларның шәхси тормышына кысылма. Өченчедән, тормышта иң мөһиме, сөйләшә белү. Дүртенчедән, беркайчан да үзең турында начар фикердә булмаска кирәк.

Гүзәл Закирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев