ТАТАРСТАН ХАЛКЫ ҮЗИЗОЛЯЦИЯНЕ НИЧЕК УЗДЫРГАН? 5 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
Нәрсә турында сөйли башласак та, барыбер шул коронавируска барып тоташабыз. Менә бу юлы да шулай булыр ахры. Татарстан халкы үзизоляция чорында нәрсәләр эшләгән? Күпме вакытын Интернетта уздырган? Бу һәм башка кызыклы фактлар әлеге язмада.
1. Бу фактны укыганчы, басып торган булсагыз, башта утырыгыз. Ышанасызмы-юкмы, тик Татарстан халкы үзизолция чорында көненә онлайнда 10 сәгатьтән артык утыра башлаган! Бу дәрәҗәдә интеренет-активлык хәтта Яңа ел каникулындагыдан да артып китә язган бит!
2. Интернетта иң актив шәһәрләр булып Түбән Кама, Чаллы һәм Әлмәт танылган. Бу шәһәрләрдә трафик якынча 34%ка арткан. Читтән торып эшләгәч, өйдән торып укыгач, шулай булмый хәл юк шул... Әле бит эш һәм укудан тыш вакыт та бар!
3. Ә менә Казанда Интернетта иң актив районнар булып Горки, Азино һәм Яңа Савин районы «танылган». Үзәктә исә активлык, киресенчә, кимегән.
4. Интернеттагы активлык кайсы сәгатьләрдә арткан соң? Иртәнге 10нан алып, төнге 1гә кадәр аралыкта “пәрәвез”гә эләккән кешеләр саны күп булган. Шушы саннардан чыгып, кешеләрнең ничә сәгать йоклаганнарын да җайлы гына ачыкларга мөмкин!
5. Ә менә изоляциягә кадәр халык Интернетта 19-23.00 аралыганда күп утырган.
Менә шундый фактлар. Хәзер Интернетның ник “тормозить” иткәнен һәм кешеләрнең үзизоляция вакытында ни белән мәшгуль булганын аңлагызмы инде?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев