Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ ДЕПР... НИШЛӘРГӘ?!

Берәр нәрсәне бәреп ватасы, тибеп очырасы, бөтен кешегә кычкырасы һәм... көнозын еламсырап караватта гына ятып торасы киләме? Салкын һәм яңгырлы көннәре белән көзнең кисәк кенә килеп җитүе синең кәефеңә дә тәэсир итми калмадымы?

Дөнья караңгы төсләрдә генә күренә башласа, нишләргә?

1. Дөньяңны яктырак итәбез.


Кәефсезлек төп сәбәбенең берсе – ачык төсләрнең җитмәве. Ачык төстәге киемнәр ки, кружка, ручкалар ал. Бик теләсәң, пәрдәләрне дә алыштыра алсың. Яшелчә-җиләк җимеш аша. Бигрәк тә әфлисун яхшы! Төрледән-төрле төсләрнең күплеге кәефеңне күтәрми калмас!

[caption id="attachment_30107" align="alignleft" width="600"] Фото: pixabay.com[/caption]

2. Ашау дигәннән, ашау һәрчак кәефне күтәрә.


Тик чамасын белеп яме ;-)

Күркә ите, банан, икмәк, сөт продуктлары (аларда триптофан аминокислотасы бар – ул кәеф өчен җавап бирә), шулай ук шпинат, күрәгә, шоколад ашау, какао эчү киңәш ителә.

3. “Депрессив” ризыктан баш тартабыз.


Фаст-фуд, ярымфабрикатлар, кызган ризыклар белән туклану кәеф төшүгә китерә. Канада тикшеренү үзәге һәм Наварра университеты тикшеренүләре күрсәткәнчә, безнең нәрсә ашавыбыз кәефебезгә турыдан туры йогынты ясый. Рационда транс-майлар булган ризыкларның күплеге депрессия  барлыкка килү ихтималын 40 %ка арттыра икән. Ә менә балык депрессиягә бирешүчәнлекне бик күпкә киметә, ди.

4. Дарулар белән сак эш итегез.


Антидепрессантлар эчмәү ягын карарга киңәш ителә. Алар урынына бөтнекле чәй эчү яхшырак булыр. Өстәвенә ул йокыны да яхшырта.

5. Ял итәргә онытмыйбыз.


Моның бер гади ысулы бар: тәрәзә төбендә гөлләр үстерү.

Беренчедән, бу эш тынычландыра, икенчедән, гөлләр җылы, кояшлы, яшел җәйне искә төшерә һәм көзге депрессиягә бирешмәскә ярдәм итә.

6. Үзебезгә яңа сумка сатып алабыз.


Сингапур һәм Гонконг университеты тикшеренүләре күрсәткәнчә, авыр сумка күтәреп йөрүче кешеләрнең тормышында да әлеге “авырлык” чагыла икән. Шуңа күрә барлык артык-портык әйберләрне читкә алып куябыз да, иң кирәклеләрен кечерәк сумкага тутырабыз.

Алтын көзне депрессия белән түгел, ә шат һәм көр күңел белән уздырып җибәрик! ?❤

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев