Бу – тема!
КӨЗ: ИНСТРУКЦИЯ
Әлеге 30 эшне эшләп өлгермәсәң көзең КӨЗ булмый ди. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, ә без эшләрбез ахры.
Шаярабыз, әлбәттә. Көзең көз булыр, тик син көткәнчә рәхәт һәм күңелле булмаска мөмкин. Шуңа күрә чын күңелебездән аларны эшләргә киңәш итәбез:
- Дуслар, туганнар белән җыелып, быел соңгы тапкыр табигатьтә пикник оештырырга.
- Яфраклардан такыя үрергә.
- Көзге фотосессия оештырырга.
- Какао ясап, җылы пледка төренеп көзге салкын кичтә китап укырга.
- Яңа рецепт буенча шарлотка пешерергә.
- Үзеңә берәр матур, җылы, зәвыклы әйбер сатып алырга. Ул перчатка да, свитер да булырга мөмкин.
- Яңгыр яуганда тәрәз төбендә урамга карап утырырга.
- Көзге бер кичне кино карап уздырырга.
- Җылы, йомшак пижамаңны тартып чыгарырга, булмаса шундыйны алырга.
- Кабактан берәр ризык әзерләргә. Яратмасаң да. Көз көне кабактан ризык әзерләү мәҗбүри.
- Велосипедта йөрергә. Туйганчы.
- Гөмбәгә барырга.
- Яфраклар өстенә ятып күкне күзәтергә.
- Һәр кич саен песиеңне кочакларга.
- Иртәләрен салкын көзге һаваны күкрәп тутырып суларга.
- Күлләвекләр өстенә каткан бозларны аяк белән шыгыр-шыгыр китереп ватарга.
- Җылы кименәрне тартып чыгарып, җәйгеләрен ераграк алып куярга.
- Термоска тәмле итеп чәй ясага һәм аны үзең белән укырга, эшкә алып йөрергә.
- Яраткан китабыңны тагын бер кат укып чыгарга.
- Яңа матур, үзенчәлекле зонт сатып алырга.
- Туганнарыңа яки дустыңа үзең пешергән тәмле пирогны тотып кунакка барырга.
- Көзге урманга сәяхәт кылырга.
- Өстәл уены алырга һәм гаилә белән аны рәхәтләнеп уйнарга.
- Тәртип урнаштырырга: өйдә, күңелдә, уйларда.
- Кичләрен шәмнәр кабызырга.
- Көзге яфраклар, имән чикләвеге, күркәләр белән өйне бизәргә.
- Кабактан берәр нәрсә ясарга.
- Парктагы үрдәкләрне ипи белән сыйларга.
- Көзге җиләк-җимештән компот кайнатырга.
- Кошларга җимлек ясап эләргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев