Логотип Идель
Бу – тема!

ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫН НИЧЕК САЙЛАРГА ҺӘМ ЯЛГЫШМАСКА?

Документлар тапшыру башланырга аз вакыт калып бара. Университет рейтингларына карау файдалы, әмма алар вузның нәкъ сезгә туры килүен гарантияләми. Белгечләр фикеренчә, иң мөһиме башта үз максатыңны аңлау.

Максатыгызны билгеләгез

Күп абитуриентлар вузны “исеме танылган” булуына карап сайлый. Әмма бу һәрвакыт дөрес юл түгел. Башта үзегезгә сорау бирегез: “Мин ни өчен укырга керәм?”

Әгәр төп максат — көчле белем алу икән, уку планнарын, укытучылар составын өйрәнергә кирәк. Әгәр киләчәктә фән белән шөгыльләнергә телисез икән, фәнни мәктәпләре, диссертация яклау мөмкинлекләре булган вузларга игътибар итегез. Әгәр укыганда ук эшли башларга телисез икән, студентлар фикерләрен укыгыз: уку йөкләмәсе, дәресләргә йөрү таләпләре, контроль ни дәрәҗәдә катгый? Әгәр максат — башка шәһәргә күченү булса, бюджет урыннары һәм тулай торак мөмкинлекләре мөһим.

Максатыгыз ачык булса, вуз сайлау да җиңеләя.

Еш кына онытыла торган критерийлар

Абитуриентлар гадәттә университет брендына, программаларга, стажировкаларга, эшкә урнашу күрсәткечләренә карый. Болар мөһим, әмма көндәлек студент тормышына тәэсир итә торган башка факторлар да бар.

1. Уку корпусы кайда урнашкан? Шәһәрне генә түгел, дәресләрнең кайсы бинада үтәчәген дә белегез. Кайчак юлга көненә берничә сәгать китәргә мөмкин. Якында кафе, китапханә, ял итү урыннары бармы — моны да карагыз.

2. Дәресләр расписаниесе. Парлар арасында озын “тәрәзәләр”, төрле корпусларга йөрү, кичке дәресләр укуны авырайтырга мөмкин. Күп вузларда расписаниене алдан сайттан карап була.

3. Укыту форматы Кайбер программаларда материалның зур өлеше мөстәкыйль өйрәнүгә бирелә: лекцияләр язмада, ә очрашуларда семинарлар һәм контроль эшләр генә үтә. Бу формат барысына да туры килми. Шуңа күрә алдан белешегез: укытучылар белән аралашу күпме булачак, белемнең күпме өлеше үз өстегездә калачак?

4. Онлайн һәм офлайн дәресләр нисбәте. Кемгәдер дистанцион формат уңайлы, ә кемгәдер укытучы һәм төркемдәшләр белән тере аралашу мөһим. Шуңа күрә программаның ничек оештырылуын алдан ачыклау кирәк.

5. Вуз мохите. Бина, интернет, ашханә, аудиторияләр, ял итү урыннары — болар вак нәрсә кебек тоелса да, берничә ел уку өчен бик мөһим. Әгәр студентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган икән, димәк, вуз мохит турында уйлый.

Йомгак: вуз сайлаганда рейтингларга гына таянмагыз. Үз максатыгызны, уку форматын, юл вакытын, расписаниене һәм студентлар өчен тудырылган шартларны да исәпкә алыгыз. Шул чакта сайлау күпкә аңлырак һәм уңышлырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев