Логотип Идель
Бу – тема!

ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘЛЕ ТҮБӘН КАМА

Чулманның сул ярында, Казаннан 250 км ераклыкта нинди шәһәр урнашканын беләсезме? Әйе, бу – Түбән Кама. Ул республикабызның иң эре индустриаль, мәдәни һәм спорт үзәкләренең берсе. Халык саны буенча Түбән Кама Татарстанда өченче урында. Кеше күп икән дип курка күрмәгез, монда искиткеч урыннар да җитәрлек. Әйдәгез, шулар белән таныштырам.

ИЗГЕ ЧИШМӘНЕҢ ШИФАЛЫ СУЫ

Шәһәр дигәч тә, иң беренче булып сәүдә үзәгенә чакырыр дип уйлагансыздыр инде. Юк, Түбән Кама кунаклары өчен шәп урыннарның берсе ул – Изге чишмә. Бу урында тау битеннән берничә шарлавык агып төшә. Риваять буенча монда Болгар имамының кабере урнашкан. Язучы А. Радищев «Себергә сәяхәт язмалары» исемле китабында Персиядән килгән юлчылар монда изге су алырга XVI гасырда ук килгәннәр дип язган. Әдип Кама буендагы чишмәне гаҗәеп матур урын дип тасвирлый. Бу урын үзенең гүзәллеге белән генә түгел, шифалы суы белән дә җәлеп итә.

ӘЙДӘГЕЗ, ПАРККА!

Кешеләр шаулап торган урыннардан туйгансыз икән, димәк, сезгә паркка барырга кирәк. Түбән Камада алар шундый күп! Мәсәлән, балалар өчен автошәһәрчек форматында төзелгән «Veliki» тематик паркы. Монда үзеңне мультфильмнар дөньясында эләккән итеп хис итәсең. Парк территориясендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнә ала, моның өчен махсус юллар, светофорлар куелган.

Тулы бер экскурсиягә барырга теләүчеләргә шәһәрдә «Түбән Кама» милли паркы бар. Бу урынның матур табигате кайчандыр хәтта танылган рәссам Иван Шишкинны илһамландырган, ә бүген инде туристларны сокландыра. Биредә ял базасы, чишмәләр һәм табигать музее урнашкан. Сез монда хәтта Кызыл китапка кертелгән сирәк һәм югала баручы үсемлекләрне дә күрә алачаксыз.

Әдәбият яратучылар өчен Түбән Камада Габдулла Тукайның иҗатына багышланган парк бар. Монда үзеңне бөек шагыйрьнең әсәрләрендәге герой итеп тоя аласың, чөнки сине Шүрәле белән Батыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык агач скульптуралары чорнап ала. Сыйныфың белән экскурсиягә кая барырга икәнен беләсең инде хәзер.

ИҢ КЕЧКЕНӘ ВЕЛОСИПЕД

Алда телгә алынган «Veliki» паркы территориясендә уникаль, республикада бердәнбер Велосипед музее урнашкан. Биредә Кытай, Нидерланд, Мексикадан сирәк модельләр һәм Совет велосипедлары бар. Иң кызыгы: музейда Гиннесс рекордлар китабына кертелгән бармак зурлыгындагы иң кечкенә велосипедны күрә аласыз. Ул нибары 8,4 сантиметр! Аңа утырып йөреп булмыйдыр инде, әйеме?

Мәһабәт архитектуралы, тиз үсүчән һәм республикабызның нефть химиясе сәнәгате үзәге Түбән Камага мондый экскурс кына җитмәс кебек. Аны үз күзләрегез белән дә күреп кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев