Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘНГЕ ФОТОСЕССИЯ, ЙОЛДЫЗЛАР КАРАУ ҺӘМ ПИКНИК: ҖӘЙНЕ МАТУР ҺӘМ МӘГЪНӘЛЕ УЗДЫРУ СЕРЛӘРЕ

Җәй, һичшиксез, иң көтеп алган мизгелләрнең берсе. Бу – дуслар, туганнар белән очраша торган вакыт. Җәй көннәрен кемдер авылга, кемдер лагерьларда, кемдер чит илләрдә ял итеп уздыра. Әгәр дә сез җәй шәһәрдә калсагыз, һәм вакытны ничек үткәрү турында уйласансагыз, менә сезгә берничә киңәш.

Шәһәр гел гөрләп яши, җәен аеруча, һәм монда бик күп кызыклы чаралар үтә. Нинди чаралар булачагын беләсегез килсә, аларны блогерлар аша таба аласыз. Мәсәлән, җәй көннәрен йога, пилатес белән өйдә яки залда гына түгел, ә саф һавада да шөгыльләнергә мөмкин. Бу сезнең тәнегезгә генә түгел, җаныгызга да бер рәхәтлек китерәчәк.

Шулай ук кызларның яраткан шөгыльләренең берсе – фотосессия. Әгәр дә сез фотога төшәргә яратучылар бу процессның үзе бер тарих икәнен яхшы белә. Әгәр дә трендта буласыгыз килсә, сезгә фотосессия буенча берничә киңәш. Бу җәйдә сары, ямь-яшел, ачык ал төсләр актуаль санала. Фотолайфхаклар: иң беренче чиратта локацияне сайларга, күрергә кирәк, чөнки образ тудыру урынга килешле булырга тиеш, югыйсә, яшеллек арасында югалып калу куркынычы бар – төп фонда сез аерылып торырга тиеш. Икенчедән, 12-15 сәгать аралыгында кояш зенитта тора, шуның аркасында модельнең йөзенә кискен һәм ямьсез күләгәләр төшәргә мөмкин. Шуңа күрә таңнан яисә кичкырын, яктылык йомшаграк булганда фотосессия үткәрү яхшырак. Икенче яктан, күләгәләр белән экспериментлар ясап була – мәсәлән, биттә яфрак күләгәсе бик матур күренәчәк. Әгәр дә озак төшерү планлаштырыла икән, фотосессия барышында макияжны яңарту өчен косметика алырга онытмагыз, һәм аксессуарлар – алар никадәр күбрәк булса, шулкадәр кызыклырак килеп чыгачак.

Шулай ук пикникта, велосипедта яки роликларда йөргәндә, яки яраткан йорт хайваннары белән фотосессия оештыру варианты да бар.

Авылга барып кайту. Монда әти-әнисез, туганнарсыз булмый инде. Ләкин җәен кайбер кешеләр туганнарына кайтып килә. Авылда кая барсаң да, тик ятып кына вакыт узмаячак. Җиләк җыю, бакча эше. Шулай ук иң яраткан шөгыльләрнең берсе – ул, әлбәттә, су коену, туганнар белән аралашып үткәргән вакыт ул үзе бер могҗиза. Шулай ук, китап укырга яратсагыз, аны һичшиксез авылда, ә димәк саф һавада, тынычлыкта эшләп була. Авылның тагын бер могҗизасы бар – төнге йолдызлар күзләү. Бу үзе бер рәхәтлек. Авылда яшәгән кеше моны, әлбәттә, белә.

Бу җәй сезгә гаҗәеп тарихлар, истәлекләр, яңа дуслар, яңа идеяләр алып килсен!

Алия ГАТАУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев