ИРТӘНЕ ДӨРЕС БАШЛАУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Иртән нәрсәләр эшләвебез көннең нинди булачагына турыдан-туры тәэсир ясый. Без нәрсәләр тәкъдим итәбез?
1. Уянгач та тор. Моның мөһимлеген иртәрәк аңлаган саен, иртән күпме нәрсәгә өлгереп булын да аңларсың.
2. Лимон согы сыгылган бер стакан су эч. Монысы ашказаны эшләп китсен, организм уянсын өчен кирәк.
3. Физик күнегүләр эшләп ал. Бу органимзны ныгыту, аны яңа көнгә әзерләү өчен кирәк.
4. Контрастлы душ кер. Кайнар су тәэсирендә поралар ачыла, кан тамырлары киңәя. Салкын су белән кайнар суны чиратлаштырудан организмнан шлаклар чыгарыла, кан әйләнеше яхшыра.
5. Дәртле музыкага бер биеп ал. Елмаерга да онытма. Кәефең күтәрелер, эшлр җиңел бирелер. Менә күрерсең.
6. Дөрес итеп туклан. Ризык – энергия чыганагы. Нәрсә ашавыңа һәм ничек ашавыңа һәрчак игътибар итрәгә тырыш.
7. Көнгә планнар кор. Хәзер инде син уяндың, энергия тупладың. Көнеңә максатлар, планнар корырга да вакыт җитте.
Көннәрең матур узсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев