ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ БЕЛӘН ЯШӘҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
Йорт хайваннары балаларга сәер реакция күрсәтсә, нишләргә? Эт болай да тыныч булса, аңа бау кирәкме? Һәм хайваннарны билгеле бер режимга ничек өйрәтергә? Бу һәм башка сорауларга җаваплар биредә.
Этне бауда йөртү куркынычсызрак
Күп кенә хуҗалар этләре беркайчан да качмас дип уйлый. Әйе, ул тыңлаучан булырга мөмкин, һәрвакыт янәшәдә йөрергә, ләкин үз-үзегезне алдамагыз. Шәһәрдә көтелмәгән хәлләр бик күп: якында машина сигнализациясе кычкырып җибәрергә мөмкин, кемдер петарда шартлата, каршыгызга агрессив эт килеп чыга ала. Мондый стресс вакытында этнең өйрәтелгән күнекмәләре “сүнә”. Берничә секундка гына баусыз калу да бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Бауда йөртү хайванга ышанмау түгел. Киресенчә, бу сезнең җаваплылыгыгызны күрсәтә: эт алдында да, җәмгыять алдында да. Шул исәптән хайваннарны яратмаган кешеләр алдында да.
Тикшереп чыгыгыз: прививкалар, намордник, адресник
Бу – һәр эт хуҗасы өчен база. Намордник этнең явыз булуын аңлатмый. Бу – куркынычсызлык чарасы: эт җирдән нәрсәдер алып ашарга мөмкин яки баланы очраклы рәвештә тешләп алырга мөмкин. Җәмәгать урыннарында ул кирәк.
Прививкалар тагын да мөһимрәк. Котырыну (бешенство) беркемне дә кызганмый. Әгәр прививкасыз эт кемнедер тешләсә, нәтиҗәләр фаҗигале булачак. Прививка – арзан, куркынычсыз һәм мәҗбүри.
Адресник – этнең “тавышы”. Ул үзе турында сөйли алмый, ә муенсасында хуҗасының контакты булса, ул югалганда тизрәк табыла.
Хайван өчен аңлаешлы режим булдыру
Хайваннар өчен режим бик мөһим. Гадәттәге тәртиптән теләсә нинди тайпылыш стресс китерә.
Приюттан алынган хайваннарга аеруча вакыт кирәк. Кемдер 3 айда ияләшә, кемдер ярты елда. Иң зур хата – яңа хайванны элеккеге “идеаль” хайван белән чагыштыру.
Бала белән хайван килешмәсә, нишләргә?
Әгәр эт бала туганчы ук гаиләдә булган булса, ул стресс кичерергә мөмкин: ул игътибарга ияләшкән, ә хәзер барысы да балага китте.
Эт явыз түгел, ул бары тик курка яки аңламый. Бала да курка башларга мөмкин, һәм бу хәлне тагын да катлауландыра.
Нәрсә эшләргә:
- Кинолог яки зоопсихологка мөрәҗәгать итегез
- Пространствоны бүлегез: эт өчен аерым урын булдырыгыз.
Әгәр барысына карамастан хәл үзгәрмәсә, алар бергә яши алмаячак. Бу очракта этне приютка тапшыру – иң дөрес карар.
Хайваннан баш тарту оят түгел
Кайберәүләр ярдәм сорарга курка. Хайванны белгечләргә тапшыру аны урамга ташлауга караганда яхшырак. Чын җаваплылык К “мәңгелеккә алам” дип сүз бирү түгел, ә хайванга яхшы булсын өчен дөрес карар кабул итү.
Кешеләрне гаепләргә кирәкми: кайчак шартлар авыр була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 мая 2026 - 10:12
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
-
26 мая 2026 - 08:54
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
-
25 мая 2026 - 09:11
УКЫТУЧЫГА БҮЛӘК БӘЯСЕ 3 МЕҢ СУМНАН АРТМАСКА ТИЕШ
Нет комментариев