ЙОМГАКЛАУ ӘҢГӘМӘСЕ (ИТОГОВОЕ СОБЕСЕДОВАНИЕ) – 2026: 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА КИҢӘШЛӘР
Февраль аенда 9 нчы сыйныф укучылары йомгаклау әңгәмәсен тапшыра. Аны уңышлы үтү – ОГЭга кертелү өчен мәҗбүри шарт. Имтихан алдыннан узган елларда еш очраган хаталарны һәм әзерлекне җиңеләйтә торган лайфхакларны карап чыгыйк.
Уку өчен
Башта төрле текстларны кычкырып укырга күнегегез: дәреслек абзацы, китаптан өзек, хәтта Telegram-канал язмалары да ярый. Үзегезне диктофонга яздырып карагыз: уку тизлеге, паузалар, интонацияне бәяләгез.
Аннары ФИПИ вариантларына күчегез, анда саннар һәм терминнар күбрәк, өстәвенә, басымнар да күрсәтелгән. Мондый форматка ияләшү мөһим.
Бер-ике көн аудиокитаплар тыңлау да файдалы: профессиональ укучыларның паузаларны, интонацияне ничек куллануын күзәтегез.
Иң мөһиме – басымнарга, исемнәргә, терминнарга игътибар итегез. Хата җибәрсәгез, шунда ук төзәтергә мөмкин: моның өчен балл киметелми. Бер үк сүздә кабатланган хата да бер генә хата булып санала.
ФИПИ билгеләгән еш очрый торган хаталар:
- паузалар ясамыйча, бик тиз яки монотон уку;
- исемнәрне һәм терминнарны бозып әйтү.
Кабатлап сөйләү (пересказ) өчен
Иң мөһиме – тексттагы 4 микротеманы ачыклау һәм цитатаны кайсы урында куллануны уйлау.
Укуга бирелгән 2 минутта ук микротемаларны билгеләргә тырышыгыз, бланкта кыска гына билгеләр ясагыз. Соңыннан даталарны, исемнәрне өстәргә була.
Цитатаны яттан белү мәҗбүри түгел, аны кәгазьдән укырга яки үз сүзләрегез белән әйтергә мөмкин. Датада шикләнсәгез, конкрет саннар урынына гасырын яки елын әйтү яхшырак.
Еш очрый торган хаталар:
- артык кыска җавап;
- микротемаларны төшереп калдыру;
- цитатаны дөрес кертмәү;
- фактларны бозу.
Монолог өчен
Җавапта кимендә 10 җөмлә булырга тиеш һәм ахырда нәтиҗә ясарга онытмагыз. Фото тасвирлаганда детальләргә игътибар итегез, вакыйгага контекст уйлап чыгарырга ярый. Тәҗрибә турында сөйләгәндә композицияне саклагыз: башы-уртасы-ахыры. Фикер йөртүдә тезис, ике дәлил һәм нәтиҗә булсын.
Типик хаталар:
- 10 җөмләгә җитмәү;
- аерым җаваплар гына бирү, тулы текст төземәү;
- артык озын паузалар.
Диалог өчен
Моны гадәти сөйләшү кебек кабул итегез. Иң зур хата – бер сүзле җаваплар. Җавапларыгызны бераз аңлатып әйтергә тырышыгыз. Әгәр сөйләшүне үстерү сезнең кулда булмаса, экспертлар моны исәпкә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 февраля 2026 - 10:41
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ ЯЗГЫ КАНИКУЛ ДАТАЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
-
2 февраля 2026 - 14:35
КАЗАН ҮЗӘГЕНДӘ «КРУТОЙ СПУСК. КРЕМЛЬ» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
-
30 января 2026 - 12:48
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
Нет комментариев