Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТТА ХАТ АЛЫШКАНДА ӘҢГӘМӘДӘШЕҢНЕҢ ДЕПРЕССИВ ХАЛӘТЕН АЧЫКЛАП БУЛАМЫ?

Сөйләм кешенең дөньяга карашын чагылдыра, шуңа күрә галимнәр берничә еллар дәвамында депрессия теленең үзенчәлекләрен өйрәнә. Хәбәр алышкан вакытта әңгәмәдәшнең төшенкелек халәтендә булуын күрергә ярдәм итүче махсус сүзләр бар икән. Шундый сүзләрне артык күп куллану кешенең депрессиядә булуы һәм үз-үзенә кул салу кебек уй барлыгы турында сөйли.

Тикшеренүләр ачыклаганча, төшенкелек һәм депрессия проблемалары турында сөйләшә торган форумнарда кешеләр «һәрвакыт» һәм «бернәрсә дә» сүзләрен башкаларына караганда, ешрак кулланган. Кеше мондый сүзләрне күбрәк язган/әйткән саен, аның психикасы бозылу дәрәҗәсе югарырак.  

Сөйләмдәге нинди сүзләр депрессия турында кисәтә?

«Мин» һәм «миңа» алмашлыкларын еш куллану

Алар кешенең үз эчке дөньясына, борчуларына «кереп батуын» күрсәтә. Монда үтә торган моңсулык хисе белән депрессия халәтен бутарга ярамый. Депрессиядә кеше кәефсез һәм өметсезлеген сизә. Аның өчен дөнья – кечкенә бер нокта, ул үз проблемаларына чумган.

Негатив сүзләрне күбрәк куллану

Техника тискәре һәм уңай интонацияне текстның эчтәлеге буенча ачыклый белә. Шулай ук ул аны пунктуация, смайликлар буенча да билгеләргә сәләтле. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, депрессиядәге кеше үз тормышындагы вакыйгаларны ешрак тискәре яктан тасвирлый. Уңышка ирешүе хакында сөйләү урынына, ул нәрсә дә булса килеп чыкмавы турында әйтәчәк. 

Кеше үзен мыскыл итүче сүзләрне куллану, ялгызлык турындагы уйларны чагылдыру

Мин – ахмак, үземне күрәлмыйм, мине берәү дә аңламый, мин берәүгә дә кирәк түгел кебек җөмләләр төшенкелек яки депрессия хакында сөйләргә мөмкин.

Берәрсе белән аралашкан, язышкан вакытта шундый махсус сүзләргә игътибар итәргә тырыш. Әгәр әңгәмәдәшеңнең аларны еш куллануын сизсәң, аңа белгечкә мөрәҗәгать итү турында киңәш бирә аласың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев