Бу – тема!
ИНТЕРНЕТСЫЗ БЕР КӨН: ИДЕЯЛӘР
Әйдә Интернетсыз бер көн уздырабыз. Моның өчен безгә нибары карандаш һәм кәгазь кирәк булачак. Ә калган әйберләр болай да бар. Идеяләр әлеге язмада.
- Киләчәккә хат язабыз.
- Сине иҗат итәргә илһамландыра торган берәр әйбер сатып алабыз. Бу яңа ручка да, чынаяк та була ала. Әмма әлеге әйберне көн дә кулланырга кирәк.
- Үзеңнең төшке ашыңның рәсемен яса. Ә хәзер шул рәсем буенча чын төшке аш әзерләп кара.
- Күңелеңә хуш килердәй шигырь тап һәм аны үзеңә күчереп ал.
- Берәр таныш булмаган кешенең фотосын тап һәм аны биографиясен яз.
- Киләсе атнада кибеттән алырга кирәк булган әйберләр исемлеген язып куй.
- Хокку жанрында шигырь язып кара.
- Кулдан курчак яса.
- Бер көн эчендә бер китап укы.
- Берәр кешегә берәр хикәя укы.
- Хөрмәт иткән һәм яраткан берәр кешеңә хат яз.
- Бик кечкенә әйберләр коллекциясен булдыр.
- Консерв банкасын нинди максатларда кулланып була? 100 ысулны язып чык.
- Үз гомереңдә булган җирләрнең исемлеген язып чык.
- Хәзерге вакытта сумкаңда булган бар әйберне язып һәм аларны сурәтләп чык.
- Кечкенә вакытта яратып уйнаган берәр уенны искә төшер. Һәм уйнап кара!
- Яраткан киемеңнең рәсемен яса.
- Кәгазь һәм ручка ярдәмендә берәр файдалы әйбер яса.
- “К” хәрефеннән генә торган кыска хикәя язып кара.
- Булган киемнәреңнән җәй көне кияр өчен лук әзерләп куй.
Игътибар: әлеге күнегүләр ФАНТАЗИЯНЕ ҮСТЕРӘ! Сак булыгыз! ;)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев