Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТАГРАМ ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ ПСИХИКАСЫНА ЗЫЯН САЛА?

Facebook уздырган тикшеренүләргә нигезләнсәк, Instagram социаль челтәре яшүсмерләрнең, бигрәк тә кызларның психик сәламәтлегенә зыян сала. Тулырак бу хакта безнең язмада укый аласың.

Яшүсмерләр еш кына фотошоп кулланып, Инстаграмга үзләренең сурәтләрен куя. Кайвакыт алар фильтрларны артык күп куллана, шунлыктан аларның чын тышкы кыяфәтләреннән шактый аерылулары сизелә. Танылган шәхесләрнең аккаунтларын күзәтеп утырып, яшүсмерләр үзләреннән идеаль зат ясамакчы була. Күп кенә кызлар үз фигураларын танымаслык итеп үзгәртә, йөзләрендә булган кимчелекләрне бетерә.  

Америка психологы Джон Даффи яшүсмерләр белән эшли. Үзенең бер китабында ул 17 яшьлек кызның аның янына терапиягә йөргәнен сөйли. Аның сүзләренчә, кыз бала һәркөн селфи ритуалын үткәрә. Бу нәрсә дигән сүз? Кыз интернетта үзен идеаль итеп күрсәтергә тели, шул сәбәпле фотога күп кенә фильтрлар куя. Сурәтеннән аның тышкы кыяфәте бик күпкә аерыла. Тик кыз әйтүенчә, аны шундый идеаль итеп кенә яраталар, лайклар һәм комментарийләр «сибәләр». Бу очрак мине уйланырга мәҗбүр итте. Ә бит чыннан да, Инстаграм 100 % матурлыкны ярата. Анда синең йөзең дә, елмаюың да, билең дә Анджелина Джолиныкы кебек булырга тиеш. Шундый чибәрлек артыннан куып, күмпе кешеләр үзләренә тәнкыйди карый башлый. 

Әле беркөн дә Инстаграмда бер пост астындагы комментарийларны укып утырганда, берничә кызның үз-үзенә карата тискәре фикер йөртүенә тап булдым. Имеш, аларның йөзләре идеаль түгел, хәтта бизәнсәләр дә, алар Инстаграмдагы калган кызларга охшамаган. 

Күргәнегез булса, ТикТок челтәрендә хәзер кызлар үзеңне ничек бар, шулай кабул итүгә юнәлтелгән челлендж үткәрә. Бу гамәлнең асылы нидә? Ул Инстаграмдагы идеаль фотографияләрне фаш итә. Әйтик, кызлар анда үзләренең матур итеп төшкән сурәтләренең чынбарлыктан күпкә аерылуын фотолар белән дәлилли, булган кимчелекләрен күрсәтә. Шул рәвешле күп кенә яшь кызлар үзләрен ярата башлауга адым ясый. Берәү дә беркемгә дә матурлык стандартларын тагарга тиеш түгел. Чөнки һәр кеше матур, үзенә нинди дә булса бер табигый сөйкемлелеге белән тартып тора. 

Кызганычка каршы, күпчелек ата-ана Инстаграмның нинди борчуларга китерүе хакында уйланмый һәм балаларының эмоциональ проблемаларына игътибар биреп бетерми шул. Ә бит социаль челтәрләр хәзер барыбызның тормышында да беренче урында тора. Ата-аналар үз балалары белән социаль челтәрләрнең йогынтысы турында күбрәк сөйләшсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев