Бу – тема!
INSTAGRAM ҺӨНӘРЛӘРЕ: ТОРТ, БУКЕТ ЯКИ ТУЙ КҮЛМӘГЕ
Instagram социаль челтәре күпләр өчен үзен күрсәтә торган «подиум» булса, кем өчендер ул өстәмә табыш, хыялыңны тормышка ашыру урыны да әле. Бүген җаның сораган теләсә нинди эш белән шөгыльләнә аласың. Бары тик теләгең һәм... вакытың гына булсын! Егет кеше белергә тиешле 70 төрле һөнәрен монда рекламалый алса да, Instagramда кызлар аеруча актив. Кем туй күлмәкләре тегә, кем зәмһәрир бураннар өчен шапка бәйли, кем өй бизәү өчен декоратив әйберләр ясый. Саный китсәң, бармакларың җитмәс.
«Ялкын» да шундый уңган-булга кешеләрне табып, аларның уңыш серләрен белеште. Бу тиктормас кызлар көн саен шедевр ясарга ничек вакыт таба да, ничек җитешә диген! «Сөбханаллаһ, күз тимәсен!», дип кенә әйтәсе кала.
Айгөл Гатауллина – кукмаралылар өчен үзенә күрә «палочка-выручалочка»дыр, мөгаен. Бәйрәм җитсә, ә күчтәнәчкә нәрсә алып барырга белмәгәннәр нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә . Беренче заказын былтырның апрель аенда алган булган. Ул – танк формасында ясалган «Пломбир» торты. Пешерә генә башлаган чорда аз төрле эчлекләр әзерли булган. Хәзер, өйрәнә торгач, Айгөл 15тән артык эчлек тәкъдим итә ала. Бизәлеш ягыннан да тортлары зәвыклырак күренә аның. Бер ел буе шомару үзенекен иткән. Ә барысы да декретка чыккач, башланган.
– Декретта нинди дә булса кәсеп белән шөгыльләнү модага керде бит хәзер: кемдер каш, керфек ясый, кемдер тырнак матурлый, кемдер шугаринг белән шөгыльләнә. Мин дә берәр шөгыль табу хыялы белән йөри башладым. Интернетта күп утырыла, күзгә төрле матур тортлар, торт пешерүчеләрнең кызыклы аккаунтлары күзгә чалына иде. Аларга карап, минем дә пешереп һәм үз пешергәнемне ашап карыйсым килә башлады. Иң элек туганнарымның туган көннәренә пешереп шомардым, аннары «Заказга да пешерәм» дип Instagram битенә игълан элдем. Бу кызыксынудан гына башланып киткән эш иде, ә хәзер инде кечкенә генә бизнеска әйләнде, дип әйттсәм дә була. Төп максатым акча эшләү түгел, ә күңелемә ошаган эш белән шөгыльләнү, көнемне файдалы итеп үткәрү. Декреттагы кешегә акчасы да комачау итми, билгеле, – ди Айгөл.
Аның хәзерге тортларын Кукмара районы халкы гына авыз итә ала. Шәһәрдәге кебек, «Роллы-пицца-шаурма»ларның сыман, өйгә илтеп бирү каралмаган. Ләкин шулай булса да, аның баллы ризыклары Саба, Балтач районнарына, хәтта Киров өлкәсенең Вятка Аланы һәм Удмуртия республикасы Можга шәһәренә кадәр барып җиткәне бар. Чөнки кешеләр күчтәнәчкә алып баралар. «Тел Төмәнгә кадәр илтә», дисәләр, бу очракта торт Можгага кадәр илтә булып чыга. Бала белән ничек барысына да өлгерә дисеңме аны? Көне бер режимга көйләнгән аның.
– Тортны, гадәттә, көндез пешерәм, чөнки, бала йоклаганда, миксер белән эшләп булмый. Башта бисквит пешерәм, аннары улым белән йә урамга чыгабыз, йә уйнап алабыз. Аннары торт өчен крем, пропитка, эчлек ясыйм. Әбәт вакытында, улымны йоклаткач, тортны җыям. Кичен ирем кайткач тигезли, шоколад эретеп язуын да яза, бик ярдәм итә, рәхмәт аңа. Тортны төнгә суыткычка куям, иртән бизим дә, заказ бирүчеләр килеп ала, – дип сөйли эш рәвешен.
Торт дигәч, тортларда гына тукталып калмаган Кукмара кызы. Аннан кала, тагын чизкейклар, синнабоннар да пешерә ул. Ял көннәрендә якыннары турында да онытмый: милли ризыклар беләнн дә сөендерергә ярата. Бүгенгә тулы куәткә бизнес ачу теләге юк Айгөлнең. Яңадан үз эшенә – мәктәптә чыгасы килә, чөнки ул – яшь укытучы. Тик торт пешерүне ташлау уенда юк аның. Бу хоббиен да төп һөнәре белән бергә алып барырга тели.
Сер түгел, бүген кием алам, дип кибеткә барсаң, буш кул белән кайткан чаклар да була. Чөнки сиңа кирәкле, сиңа ошаган, күңелеңә яткан, килешкән киемне кибетләрдә табып булмый. Анда ниндидер аңлашылмаган чүпрәк-чапрак элеп куйганнар сыман. Шуңа да кием тектерү бүген аеруча модада. Динә Атнагулова бу эш белән 6 яшеннән бирле шөгыльләнә, дисәк тә була. Чөнки нәкъ шул вакытта кечкенә кыз әнисен тегү машинасында тегәргә өйрәтүне үтенгән. Ул вакытта аларның өйләрендә Кытайда ясалган электрон тегү машинасы булган, тегүе дә искитәрлек булмаган ул җайланманың.
– 10-12 яшемдә мин курчакларыма күлмәкләр тегә, сеңлемне баштанаяк киендерә идем. Әлбәттә, миңа беркемдә тукыма алып бирмәде. Аңа карамастан, чормадан иске күлмәкләр, итәкләр табып, аларны үзгәртеп, үзебезгә яраклаштырып тегә идем, – дип сөйли Динә.
Тик тегү белән ул бары тик 2014 елда гына чын-чынлап шөгыльләнә башлый. Нәкъ менә шул елны Динәгә апалары тегү машинасы бүләк итә дә инде. Кызның бәхетенә чик булмый. Аны ачып караганда, хәтта куллары да калтырый Динәнең. Ачуга ук, машинаның инструкциясен укый. Анда күрсәтелгән бөтен җөйләрне буйлап тегеп карый. Бу бүләктән соң әти-әниләре кызга тагын бер сюрприз ясый – кисү һәм тегү курсларына йөрү чыгымнарын тулысынча каплый. Курсларны уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Динә оверлог (тукымадан тегелгән киемнең эчке җөйләрен матур итеп тегә торган машина) сатып ала. Бу ике машина да Динә өчен бик кадерле, истәлекле бүләк тә, иҗади энергиясен тормышка ашыру мөмкинлеге дә әле.
Динә башта ул үзе өчен генә тегә. Нәрсәнедер кыскарта, тегеп куя, ямап куя, гади итәк тегә. Ә беренче өйрәнчек итәк-карандашны дус кызы өчен тегә. Нәкъ бу кызда ул теге яки бу тукыма эшләнмәсен билгеле фигурага тегәргә өйрәнә.
– Җитди итеп, мөстәкыйль рәвештә эшләгән беренче әйберем – журналдан кием өлгесе буенча тегелгән уртача озынлыктагы кара пәлтә иде. Мин аны бер тәүлек (!) эчендә тектем. Чөнки тизрәк тегеп бетереп, киеп карыйсым килде. Ул вакытта әле мин тегү курсларына йөрми идем. Тик шулай да бу пәлтә чыдамлы һәм матур килеп чыкты. Аны бик яратып 4 сезон киеп йөрдем. Әле җитмәсә, танышларым арасында үзем теккән пәлтә, дип мактана идем, – ди Динә.
Ә инде заказ белән, курсларны тәмамлагач, төркемдәшләре, дус кызлары аңа мөрәҗәгать итә башлыйлар. Теге яки бу әйберне тегү эшләнмәнең авырлыгына, клиентның килеп, киемне киеп карау мөмкинлегенә карап башкарыла. Мисал өчен, итәк тегүгә – 1 атна, күлмәккә – 2-3 атна, туй күлмәгенә – 1 – 1,5 ай китә икән.
Теккәндә иң авыры – клиентның киемне тизрәк киясе килү теләгенә ризалашмау, чөнки. ашыккан ашка пешкән кебек, кыска вакыт эчендә тегү эшләнмәнең сыйфатына да бәйле була. Динәнең тагын бер курыккан бер әйбере: ул да булса клиентның өметләрен акламау.
Ә никах, туй күлмәкләрен теккәндә, модницаларның теләкләрен канәгатьләндерү авыр түгел икән. Моның өчен бары тик алдан сөйләшергә кирәк. Иң мөһиме – клиент белән аңлашу бар икәнен тоярга. Алайса күлмәкне тегеп бетерүнең финал стадиясендә «Ярыймы шундый укны, тик перламутр төймәләр белән генә?» дигән сүзләрне ишетәчәксең икән.
Чәчәк бәйләмнәрен хәзер иснәр өчен генә түгел, ә... ашар (!) өчен дә ясыйлар. Хәер, мондыйлары гади чәчәк букетыннан да популяррак.
Алия Кашапова элек ресторанда эшләгән. Аннан китәр алдыннан, җитәкчесенә хөрмәт йөзеннән, ашый торган букет ясый. Гәрчә, моңа беркайда да укымаган булса да. Беренче букетының фотосын Instagram социаль челтәренә элеп куя. 12 февральдә ясалган бу букетны бик яхшы хәтерли ул. Грейпфрут, әфлисун, яшел һәм кызыл алмалар, гербер чәчәкләре була анда. Бу ашый торган букетны җитәкчесе дә ошата.
– Фотоны күргәч, 8нче Март бәйрәменә шунда ук 7-8 заказ булды. Шуннан башланып китте. Күп очракта җиләктән ясалган бәйләмнәргә заказ бирәләр. Җиләк-җимеш букетлары да бик популяр. Шул ук вакытта кысла, казылык, ит, яшелчәдән торганнарын да ясыйм. Гомумән алганда, теләсә нинди ризыктан букет уйлап табып була, – дип сөйли Алия.
Иң оригиналь бүләк бер егетнең кияүгә чыгарга тәкъдим итә торган букеты булган. Моның өчен Алия шоколадтагы җиләк, карлыган, күк җиләктән йөрәк формасында бәйләм ясый. Кырыйларын роза чәчкәләре белән бизи.
Шушы вакыт эчендә 200гә якын букет ясаган ул. Ит, казылык, сырдан торган бәйләмнәрне, гадәттә, ир-атларга бүләк итәләр икән. Кыслаларга үзе заказ бирә. Ә башка ингридиентларны, кибетләргә барып, сайлый. Ашый торган булгач, димәк, саклау срогы да бар дигән сүз. Шуңа да клиентларын алдан ук кисәтә Алия. Мәсәлән, җиләкне бер көннән артык тотмаска. Башка җиләк-җимешләр озаграк саклана ала. Иткә килгәндә, аны да шунда ук ашап бетерергә кирәкми. Бары тик салкын урын гына кирәк.
Букетларны Казан халкы өчен ясый ул. Бервакыт бер егет шушы махсус өчен Яр Чаллыдан килеп ала. Ашый торган бәйләмнәрне күтәрер өчен, көч-егәр дә кирәк икән. Җиләк-җимештән ясалганнары арасында 12 килограмм булганнары да бар! Гадәттә, уртача авырлыгы 5-6 килограмм икән. Кыслалар 1 килограмм була, ди ул.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар язма авторларының шәхси архивларыннан алынды

Торт пешерүче – «палочка-выручалочка»!

Торт өчен бер көн җитә

Алын тегәрсеңме икән, гөлен тегәрсеңме икән?

Теккән пәлтә чыдамлы була

Бу букетны ашап кара!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев