ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН 5 ФАЙДАЛЫ КУШЫМТА
Интернетта күпчелек сайтлар инглиз телендә бирелә. Саннарга килсәк, бу – 54-56%. Инглиз телен өйрәнү буенча да сайтлар бик күп. Шуңа күрә без куллануда иң җиңел саналган 5 сылтаманы сайлап, алар турында кыскача язып чыктык.
1) Busuu – телне әле яңа өйрәнә башлаучылар өчен менә дигән кушымта. Монда гади һәм мавыктыргыч формада онлайн-дәресләр, интерактив күнегүләр һәм башка кулланучылар белән аралашу мөмкинлеге бар.
2) Gramaro.io – әлеге кушымта күпчелек уен форматына корылган. Үзең начар беләм дип санаган теманы яисә кагыйдәне сайлап, аның буенча тестлар үтеп була.
3) ESLPod – әлеге сайт инглиз телен озаклап утырып өйрәнергә вакытлары булмаучылар өчен файдалы булачак. Монда төрле темага атнага 3 тапкыр аудиоподкастлар чыгып тора. Аларны телефонга алып, юлда барганда һәм нидер эшләгәндә кабызып куйган килеш тә тыңлап була.
4) Lingust – бу кушымтада инглиз теленнән кала тагын бик күп телләрне өйрәнеп була. Кулланучылар әйтүе буенча, мәгълүмат гади һәм аңлаешлы форматта бирелгән. Башка кушымталардан аермалы буларак, монда хәтта теркәлү дә кирәк түгел.
5) LyricsTraining – инглиз телен популяр җырлар ярдәмендә өйрәнеп, анда төшеп калган сүзләрне язып, вакытны файдалы һәм кызык итеп үткәрергә шәп кушымта. Шулай ук монда җырның үзең теләгән жанрын да сайлау мөмкинлеге бар.
Әдилә ЗАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев