ИНГЛИЗ ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМНӘРНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН 4 САЙТ
Буш вакыт – чит телләр өйрәнү өчен менә дигән вакыт.. Укыганда, эшләгәндә, моңа вакыт җитми дә җитми инде. Ә менә озынайтылган каникуллар яки дистанцион уку вакытында телләр өйрәнсәң, баш миен дә яхшырак эшләтәсең, ялкаулыгың да кими.
Инглиз телле кеше белән тел практикасы
verbling.com – башка илләрдәге укытучылар белән турыдан-туры аралашу сайты
Бу сайтның өстенлеге шунда:
– минималь бәя
– инглизләр яки америкалылар гына укыта
– дәресләр уңайлы вакытта уза
Бушлай видеодәресләрне даими рәвештә карау мөмкинлеге
engvid.com – тел дәрәҗәсе төрле булган студентлар өчен видеодәресләр
Әлеге ресурс төрле очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белергә булыша. Мисал өчен, начар хезмәт күрсәткән хезмәткәрләргә ничек шикаять бирергә кирәклеген өйрәтә.
Биредә дәрес материалы ничек үзләштерелгәнен дә тикшереп була. Дәресләр даими рәвештә тулыландырылып тора.
Инглиз телендәге яңалыклар блоклары
npr.org – халыкара чаралар турында яңалыклар ресурсы
Биредә махсуслашкан лексика кулланыла. Аларны бизнес-әдәбиятта яки көндәлек аралашуда очрамый диярлек. Яңалыкларның бер өлешен укып та, тыңлап та була.
Конференцияләрдәге спикерларның чыгышы
ted.com – илһам, яңа идеяләр алу һәм уңышлы чыгыш ясау өчен ресурс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев