Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИҢЕЛ АКЧА КАРМАГЫ: МОШЕННИКЛАРДАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Интернетта акча эшләү турында белдерүләр бик күп: «тәҗрибә кирәкми», «5 минутлык эш», «лайк куй һәм акча ал». Бер караганда, мондый тәкъдимнәр кызык булып тоела, бигрәк тә яшүсмерләр өчен. Әмма нәкъ менә «тиз һәм җиңел акча» вәгъдәсе еш кына мошенникларның кармагы булып чыга.

Мошенниклар яшүсмерләргә төрле юллар белән чыга. Әйдәгез, алар белән танышыйк:

Уеннар һәм соцчелтәрләр аша алдау. Мошенниклар онлайн-уенда таныша, «бонус», «аккаунтны үстерергә» тәкъдим итә. Алар башта кечкенә биремнәр бирә, аннары инде «синдә зур проблемалар булачак» дип куркыта башлый. Мошенниклар балаларны психологик басым һәм шантаж аша законсыз гамәлләргә этәрергә мөмкин. Мондый очракта аралашуны туктатырга, язышканыгызны сакларга һәм өлкәннәргә яки хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сезгә «Мин сиңа Пушкин картасыннан акча чыгарырга өйрәтәм», – дип язучылар булырга мөмкин. Пушкин картасының акчасын театр, музей, кино, концерт билетлары өчен генә кулланырга мөмкин, ә «тере акчага әйдәндерү» дигән тәкъдим алдау булып чыга.

Фишинг сылтамалары. Сиңа «эшкә урнашу анкетасы», «акча алу формасы», «призны рәсмиләштерү», «банк тикшерүе» дигән сылтама җибәрәләр. Шунысы куркыныч: сайт чынга охшарга мөмкин, әмма анда карта номеры, CVC-код, СМС-код, логин-пароль язу сорала. Истә калдырыгыз: хәтта дәүләт хезмәткәрләре һәм Россиянең Үзәк банкы да мондый мәгълүматны беркайчан да сорамый!

Ялган-вакансияләргә «администратор ярдәмчесе», «акча күчерү операторы», «курьер», «онлайн ярдәмче» кебек матур исемнәр куела. Монда таләпләр юк диярлек, ә хезмәт хакы артык зур булып тоела. Әмма эшли башлар алдыннан синнән карта мәгълүматлары, паспорт фотосы, СМС-код, банк кушымтасына керү яки «тикшерү өчен» акча күчерергә сорыйлар. Моның ни белән бечәтәген аңлатып торасы юктыр?

Мошенникларның билгеләре:

– «җиңел һәм тиз акча» вәгъдә итәләр;

– тәҗрибә дә, белем дә кирәкми;

– СМС-код, пароль сорыйлар;

– ашыктыралар, басым ясыйлар һәм куркыталар;

– «беркемгә дә әйтмәвеңне сорыйлар;

– сылтама буенча кереп мәгълүмат тутырырга кушалар;

– компания турында төгәл мәгълүмат юк;

– эшнең нәрсәдән торганын аңлатмыйлар.

Әгәр инде карта мәгълүматын, кодны яки аккаунтны биргәнсең икән, курыкма һәм түбәндәгеләрне эшлә:

– картаны шунда ук блокла.

– банкка хәбәр ит.

– парольләрне алыштыр.

– язышканыгызны бетермә.

– әти-әнигә яки ышанычлы өлкән кешегә әйт.

– полициягә мөрәҗәгать ит.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев