ИМТИХАННАРГА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ. НӘРСӘДӘН БАШЛАРГА?
Яңа ел дип шатланып йөрибез. Ә бит Яңа елның башында студентларны имтиханнар көтә. Аларга әзерлек ярты нервыны бетермәсен, билгесе яхшы булсын, дисәң, безнең язмага күз сал.
Имтиханга 2 атна кала:
– Өйрәнергә кирәкле әйберләр исемлеген төзе;
– Аны зур булмаган өлешләргә бүл һәм план булдыр;
– Иң кирәкле темаларны конспектла;
– Тест биремнәре яса.
Имтиханга 1 атна кала:
– Кирәкле мәгълүматны эзләп тап;
– Планга таянып, аз-азлап өйрәнүне дәвам ит;
– Имтиханга иптәшләрең белән бергәләп әзерлән. Алай бу эш эффективрак бара;
– Теманы аңламасаң, видодәрес кара.
Тагын берничә киңәш:
1. Тыныч урын тап һәм шунда әзерлән. Бөтен кирәкле әйберләрне дә яныңа алып килеп куй;
2. 45 минут өйрәнгәннән соң 15 минут ял итеп ал;
3. Текст белән эшләгәндә, маркер, төсле ручкалар куллан;
4. Йокы турында онытма;
5. Дөрес туклан, спортка да вакыт тап;
6. Имтихан алдыннан ял ит. Тыныч бул.
Уңышлар сиңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
Нет комментариев