ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА: ДЕПРЕССИЯГӘ БИРЕЛҮЧЕЛӘР – ЭШСЕЗ КЕШЕЛӘР!
Кәеф төшү, күңел төшенкелеге, моңсулык... Көзге депрессиягә ничек бирешмәскә, дигән сорауга җавап эзләүне дәвам итәбез, дуслар. Бүген татар эстрадасының иң танылган җырчыларының берсе – ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВАНЫ тыңлыйбыз!
– Көзге депрессия, күңел төшенкелеге... Хәзер әллә ниләр уйлап табалар, шаккатам. Без кечкенә вакытта, авыр заманнарда ул депрессиядән ничек чыкканнардыр инде... Шәхсән минем депрессиягә бирелеп утырырга вакытым юк. Урамда җәйме, көзме, кышмы – бер аерма да күрмим, ел фасылларының алышынганын да сизми калам, хәтта. Гомумән, һава торышына бәйле депрессиягә бирелүчеләр – эшсез, буш вакыты артык күп кешеләрдер ул. Бары тик алар гына тәрәзәгә карап: “уф, тагын яңгыр ява инде, кәефем бетте инде, нишлим инде хәзер...” - дип борчылырга сәләтледер...
Илсөя Бәдретдинова фикеренчә, күңел төшенкелегенә бирешмәүнең иң шәп ысулы, инде аңлавыгызча, һәрвакыт нәрсә дә булса эшләү, ни белән дә булса шөгыльләнү. Шулай булганда, башны юк-бар уйлар белән “тутырырга” вакыт калмаячак.
– Шулай да, моңсуланган чаклар булмый калмый, билгеле. Андый вакытларда мин: “уң күземнең сул яктан өченче керфеге сызлый” - дим дә, бөтен дөньяга үпкәләп, менәм дә ятам. 15 минутка күзләремне йомам да уй-фикерләремне рәткә китерәм, әгәр дә инде бу ниндидер хәлләр белән бәйле икән, анализ ясыйм, алга таба планнар билгелим. Кайчакларда ниндидер ситуацияләрдән чыгу юлы юк сыман тоела. Андый вакытта мин бу хәлләрне, русчалатып әйткәндә, “отпускаю”. Бу - әнием киңәше һәм ул миңа һәрвакытта да ярдәм итә. Тырышып-тырышып та тупикка барып тоташасың икән, җибәр! Уйлама да, борчылма да! Проблема үзеннән-үзе хәл ителәчәк! - дип киңәш бирә Илсөя Бәдретдинова.
Тормыш эчендә кайнап, аны яратып, кешеләрне яратып, аларга ачу сакламыйча, гайбәт сөйләмичә матур итеп яшәргә кирәк! Шулай иткәндә, моңсуланып утырырга теләгегез дә, вакытыгыз да калмаячак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
Нет комментариев