Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘРГӘ СӨТ ҺӘМ ГАЗЛЫ СУ САЛСАҢ – КОРЕЯЧА ОКРОШКА РЕЦЕПТЫ

Тышта эссе – димәк, бозлы, салкын эчемлекләр һәм окрошка чоры җитте. Әмма безнең окрошка гадәти түгел: колбаса, бәрәңгесез, ә менә җиләк-җимешләр, боз һәм лимонад белән. TikTok-та бик популяр булган корея «окрошка»сы рецепты белән бүлешәбез.

Кирәкле ингредиентлар:

  • җиләк (клубника) – 200 г;
  • күк җиләк (голубика) – 100 г;
  • виноград – 200 г;
  • карбыз – 200 г;
  • сөт – 1,5 стакан;
  • газлы су – 1 стакан;
  • боз – 1,5-2 стакан;
  • мармелад, чикләвек һ.б. – теләк буенча.


Җиләк-җимешләрне башта салкын су салынган савытта юабыз, аннары киптерәбез. Җиләкне телемләп кисәбез. Карбызны кечкенә шакмакларга турыйбыз.

Савытка боз салабыз (аны алдан фильтрланган яки кайнатылган судан кубиклар итеп катырабыз). Шунда ук җиләк, голубика, виноград һәм карбыз өстибез. Теләсәгез, мармелад, желе яки башка баллы кәнфит ише әйберләр кушырга була.

Барысын да салкын сөт белән (кокос сөте белән шәп) туглыйбыз һәм газлы су өстибез. «Окрошка» матур итеп чыжлап, күбекләнеп китә.

Тагын да идеаль булсын өчен кореяча тәм-томнар алып өстәсәгез була. Иң мөһиме, виноградның төшсезен алыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев