Логотип Идель
Бу – тема!

ИДЕАЛЬ ФОТОГРАФИЯЛӘР ӨЧЕН ТОП-9 КУШЫМТА

Без барыбыз да шәп фотолар ясарга тырышабыз, ләкин кайчагында сурәткә нәрсәдер җитми яисә, киресенчә, ниндидер кеше һәм предмет комачаулый. Иң истә кала торган мизгелләрне бары тик матур фотолар белән генә тулыландырырга кирәк. Моңа топ-9 кушымта ярдәмгә киләчәк.

PhotoDirector

Кушымта сиңа үз сәләтеңне ачарга мөмкинлек бирә, шулай ук уңайлы интерфейс, Shutterstock һәм iStock системаларындагы сурәтләр белән тәэмин итә. Моннан да шәбрәк була аламы?

VSCO

Хәтерләсәгез, бу кушымта инде берничә ел элек популяр була башлады. Аны бигрәк тә кызлар яратып куллана. Үз стилеңне күрсәтү өчен бу – менә дигән җир! Кушымтада төсле фильтрлар да бик күп.

YouCam Perfect

Бу кушымтада фотога төзәтмәләр кертер өчен барлык инструментлар  да бар. Биредә фотодагы кирәкмәгән объектларны бетереп, төрледән төрле фильтр, коллаж, наклейкалар кулланырга мөмкин. Фотографиядәге уңышсыз ракурсны үзгәртеп, гәүдәгә  төзәтмәләр кертүдә дә YouCam Perfect булыша алачак. Исеме үк идеаль сүзен алган бит!

Picsart

100дән артык бушлай шрифт, шаблон һәм наклейкалар моңсу һәм соры төсле фотосурәтләрне яктыртырга булыша. Бу сүзләр реклама кебек яңгыраса да, ул чыннан да шулай. Кушымтаның тагын бер әйбәт ягы – стикерлар. Бәлки үз мемнарыңны булдыру теләге барлыкка килер.

YouCam Makeup

Селфи һаман актуаль, шулаймы? Йөзне тагын да матурлап җибәрергә шушы мэйкап кушымтасы булыша ала. Ул ретушь ярдәмендә синең битеңне тагын да яшәртеп, йолдызларныкы кебек итәчәк.

Snapseed

Ялкаулар өчен – шәп вариант. Әллә нәрсәләр кыландырмый гына, матур итеп фотоны төзәткәләп бирә.

AirBrush

Зәвыклы селфи иясе буласыгыз киләме? AirBrush моны тиз арада хәл итәчәк. Сурәтеңне ничек телисең, шулай үзгәртә аласың, өстәвенә, арткы фондагы артык әйберләрдән дә котылып була.

BeFunky

Монда барлык инструментлар да төркемнәргә бүленгән, шуңа күрә аларны табу җиңел. BeFunkyда күзләрнең кызыллыгын, тапларны бетерү, тешләрне агарту, җыерчыкларны киметү өчен инструментлар бар.

TouchRetouch

Бу кушымта фотоның арткы фонындагы предметларын оста бетерә. Аны куллану бик җиңел: бетерергә теләгән объектны буяп куясың да, «Go» төймәсенә басасың, шуннан барысы да юкка чыга. Вуаля!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев