ИҖАТ ҺӘМ ИМПРОВИЗАЦИЯ: «КАЛЕБ»НЕҢ ЯҢА ПРОЕКТЫ
Г.Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыенының яңа проектын тәкъдим иттеләр. Яшь иҗатчылар һәм «Калеб.Импровиз» турында безнең язмада укыгыз!
«Калеб» – татар мәдәниятен алга сөрүче яшь артистлар, шагыйрьләр, музыкантлар, рәссамнар һәм режиссерларны үзенә җыеп, берләштергән төркем. «Калеб»нең беренчел максаты – төрле өлкәдә иҗат итүчеләрне бер казанда кайнату һәм киләчәктә аларның уртак эшләрен алкышлау. Шулай ук, «Калеб» киң аудитория өчен яңа исемнәр ача, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшьләргә үз тамашачысын табарга булыша.Хәзерге «Калеб»ул – дистәләгән катнашучы, күп проектлар һәм киләчәккә зур планнар булган берләшмә.
Октябрь аеннан «Калеб» үзенең яңа сезонын башлады. Тамашачыларга тәкътим иткән беренче проектның исеме – «Калеб.Импровиз». Биредә берниниди алдан әзерләнү дә, сценарий да булмады. Бары тик иҗат һәм тулаем импровизация.

Музыкантлар, җырчылар, язучылар, берничә кешедән торган командаларга очраклы рәвештә бүленеп, иҗат иттеләр. Мәсәлән: Миләүшә Хәйруллина белән Илүсә Хуҗина «Куянымның бер колагын белмим, кайсы өзгәндер» исемле авылча блюз стиленда җыр иҗат иттеләр, Кариев театры директоры Луиза Янсуар гитарист Айдар Абдрахимов белән берлектә «Курыкмагыз, мин таракан булып беркайчан да төшмәм ашыгызга...» исемле шигырьне дәвам иттеләр. Шулай ук, джазз, шансон кебек музыка стильләрендә тә калебчеләр тарафыннан җырлар, монологлар, шигырьләр иҗат ителде. Кыскасы, кичә импровизация, ихласлылык һәм иҗат атмосферасында узды.
«Калеб.Импровиз» киләчәктә тә яңа иҗатчылар, яңа идеялар җыючы проект булып калуы бик мөмкин. Чөнки мондагы иҗат – ул чын иҗат, шуңа да ул яшәячәк!
Зилә ДӘРҖЕМАНОВА
Фотолар «Калеб»нең вконтакте төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев