Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯРАТАМ-ЯРАТМЫЙМ»: ШӘҺӘР ТОРМЫШЫНДА АЧУНЫ ЧЫГАРГАН ӘЙБЕРЛӘР

Башкалабызда тора башлавыма май аенда 9 ай була – котлый аласыз! Әмма бу язмада сүз күңелсез әйберләр турында булачак... Шушы вакыт эчендә мин шәһәр тормышына бәйле үзем өчен билгеле бер нәтиҗәләр чыгарып өлгердем. Шуларны сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Шәһәрдә яшәүнең уңай яклары турында болай да күп сөйлиләр инде. Эш урыны бар, балалар өчен мөмкинлекләр күп, барысы да якында гына һәм башкалар һәм башкалар... Ләкин әлеге язмада мин шәһәр тормышында үземә бик ошап бетми, ә кайчак ачуымны чыгара торган күренешләр турында язарга булдым. Бәлки, минем фикерләр белән сез дә килешерсез әле.

Иң беренчесе ул, әлбәттә, татарча сөйләшүче кешеләрнең аз булуы

Татарлар саны шәһәрдә аз түгел, алар бөтенләй юк. Ләкин булганнары да ана телендә бик сирәк сөйләшә. Кибеттә, җәмәгать урыннарында берәр кеше белән рус телендә аралаша башлыйсың һәм ахырдан гына аның милләттәшең булуын аңлыйсың.

Икенчесе – җәмәгать транспорты

Нинди генә могҗиза хәлләр булмый инде монда, әйеме? Акча түләргә теләк белдерми торганнар еш очрап тора. Бик үк адекват халәттә булмаучылар да шактый. Шулай ук кайбер шофёрлар үзләрен кайвакыт «Форсаж» фильмында итеп хис итәләр! Ярар, боларга әле бераз күз йомып була. Менә олы яшьтәге абый-апаларга, авырлы хатын-кызларга, гомумән хатын-кызларга күпләрнең урын бирмәүләре аеруча ачуны чыгара.

Өченчесе – тәмәке тартучылар

Уку йорты кырыеннан гына узганда да суламыйча үтәргә тырышам! Бүтән җирләрне әйтеп тә тормыйм. Әле алар янына төрле тропик исле электронкалар да килеп кушылса, бөтенләй «мёёёд» була. Үзең шуларны тартып йөргән кебек буласың! Алай гына да түгел, хуш исләр киемнәргә дә сеңә бит әле...

Дүртенчесе – юлдагы вазгыять

Үзәктә берәр җиргә барырга уйласагыз, кадерле вакытыгызның ничә минутын светофорларда уздырасыз? Миңа калса, шәһәрнең әлеге почмагы бер дә җәяүлеләр өчен түгел. Әле иң кызыклысын әйтергә онытып торам икән бит! Бөкеләр! Иртәнге якта һәм кичке сәгать 5-6 тирәсендә интернет киңлекләрендәге карталар кып-кызыл төскә буяла! Эштән, укудан кайтучылар саны бу вакытта «пик»та була! Шуңа күрә барасы җирегезне алдан ук уйлап, планлаштырып куегыз. Минем сыман чытыр чабасыгыз була аннанJ

Бишенчесе – татарча реклама баннерлары

Беркөнне метродагы бик үзенчәлекле рекламага юлыктым. Андагы хатаның иге-чиге юк. Ул текст язучыларда татарча клавиатура юк ахрысы, әйеме?! Теләсә кая өтер кую да ачуны бик китерә! Һәм русча текстны тәрҗемә сайтларына тыгып, җөмлә төзелешен дә карап тормыйча баннерларга куялар бит! Нинди генә маҗаралар юк бит анда, телең сынарлык. Әлбәттә, бу эшне сыйфатлы итеп эшләүчеләр дә бар – барысын бер калыпка саласым килми.

Алтынчысы – чүпне теләсә кая ташлау

Яз җитте. Бар дөнья яшелләнә, тик күп җирдә «сюрпризлар» күренә башлады. Һәр почмакта диярлек чүп, тәмәке төпчекләре, шешәләр һәм башкалар. Бу проблема шәһәр җирендә генә түгел. Зур юл кырыйларында да чүп пакетлары «балкып» тора хәзер!

Җиденчесе – «тешли торган» такси бәяләре

Кышкы салкыннардан соң бәяләр нык артты сыман. Берәр кая соңга кала башласаң, хәзер такси чакырту кулай түгел. Иң яхшысы – «гафу итегез, соңга калдым», – дип әйтү. Студентлар өчен бигрәк тә күз алдына китерә алмаслык бәяләр инде бу!

 

Алсу үз тирәсендәге негативны гына күрә икән дип уйлый күрмәгез, юк! Бары тик үземне һәм тирә-юньдәгеләрне борчыган хәлләрне генә сөйләргә теләдем. Бәлки, дөньяны яхшыртуны үзебездән башлап җибәрербез, ә?

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев