Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛГА БАГЫШЛАНГАН МУЛЬТФИЛЬМНАР

Беренче кар җиргә ятуга, без барыбыз да могҗиза, Яңа елны көтә башлыйбыз. Ничә генә яшьтә булсак та, табигать белән хозурланып, сихрилеккә шатланабыз. Быел гына никтер кар күренми әле. Яңа ел кәефе булсын өчен, без сезгә мультфильмнар тәкъдим итәбез.

 

  1. «Дед Мороз и лето»

Кыш бабай җир йөзендә җәй барлыгын белеп ала. Аның турында бернәрсә дә белмәве аның кәефен төшерә. Сихерче барысын да аңлату максатыннан, уенчыкларны яшел төскә буяп куя һәм җәй турында җырлар иҗат итә. Ләкин бу эшләр барып чыкмый. Шулай итеп ямьле ел фасылы Кыш бабайның төшләренә генә керә башлый. Шуннан соң ул барысын да үз күзләре белән күрергә, шәһәргә юл тота.

  1. «Рождественская история Микки»

Вакыйгалар 1843 елда Лондонда бара. Саран Скрудж Раштуаны бәйрәм итәргә теләми. Өенә кайткач, аның янына 3 җен килә. Алар элекегене, бүгенгене һәм киләчәкне тасвирлыйлар. Нәкъ менә шушы хәлдән соң төп геройның тормышка карашы үзгәрә.

  1. «Двенадцать месяцев»

Әлеге мультфильмның сюжеты белән күпләр таныштыр. Патшабика Яңа ел өстәлен умырзаялар белән бизәргә тели. Ләкин чәчәкләрне табу бик катлаулы булып чыга. Бер кәрҗин умырзая табучыга патшабикә бер кәрҗин алтын бирергә вәгъдә итә.

  1. «Ну, погоди!»

Әлеге легендар мультфильм гаиләгез белән карасагыз, тагын да яхшырак булачак. Чөнки ул барлык кешенең игътибарын җәлеп итәргә сәләтле. Кыш көне исә нәкъ менә Яңа ел тематикасына багышланган серияләрне карарга тәкъдим итәбез!

  1. «Полярный экспресс»

Яңа ел алдыннан Санта-клауска ышанмаучы малайга төньяк полюска бару бәхете елмая. Ул ризалаша. Кызыклы сәяхәт вакытында малай яңа дуслар таба һәм могҗизаның барылыгына ышана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев