ЯҢА ЕЛ ҖЫРЛАРЫ
Кыш – бәйрәм, күңелле чараларга бай вакыт. Безнең бер генә көнебез дә матур, күңелгә ятышлы җырларсыз үтми. Шуңа күрә без сезгә кышкы могҗизалы җырларны җыйдык. Алар аша сезгә яңа ел кәефе һәм сихри кышкы яллар теләп калабыз.
АК ҖЫР
Азат Хөсәенов көе, Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре
Бар дөнья ак кына,
Күңелләр шат кына,
Коела, коела ап-ак кар;
Ак уйнак буранда
Без икәү урамда —
Бу ак төн гомерлек бер ядкарь.
Яңа ел кичендә
Ак карлар эчендә
Адаштык, ахры, без адаштык;
Сихри ай нурында
Мәхәббәт турында
Иң изге вәгъдәләр алмаштык.
Яңа ел кичләре
Керсез саф хисләрне
Гомергә бер җепкә бәйләде;
Коела ап-ак кар,
Бу ак төн — ак ядкарь,
Каеннар шаһите вәгъдәнең.
Яңа ел кичендә
Ак карлар эчендә
Адаштык, ахры, без адаштык;
Сихри ай нурында
Мәхәббәт турында
Иң изге вәгъдәләр алмаштык.
КЫШКЫ УЧАК
Разил Вәлиев сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе
Тагын бер ел иңләп узды
Язмышым урамнарын.
Кайгыларны адаштыра
Яңа ел бураннары.
Ява карлар, ява карлар,
Яңа елның кары ява.
Кар өстендә учак булып
Яшьлек елларым яна.
Тагын бер ел шаулап узды,
Туздырып ап-ак карны.
Ак кар булып уйнап оча
Яңа ел шатлыклары.
Кушымта.
Тагын бер ел иңрәп узды,
Тик хәтер булып калды.
Аклык булып җанга иңә
Яңа ел болытлары.
Кушымта.
ЯҢА ЕЛ!
Елның соңгы көне
Шаян җилләр куа
Күңелне җилкетә
Өр-яңа ел туа(2)
Яңа ел! – карда парлы эзләр
Яңа ел! – тапланмаган хисләр
Эзләр гел янәшә барсын
Хисләр гел саф калсын.
Яңа ел! – әйтелмәгән сүзләр
Яңа ел! – өмет тулы күзләр.
Күз яшьләре таммасын
Өметләр аклансын.
Кайнар хисләр булып
Йөрәгеңә тула,
Яшәүгә ям өстәп
Өр яңа ел туа.(2)
Кушымта
Елмаюың булып
Иренеңә куна,
Дөньяны балкытып
Өр-яңа ел туа.(2)
Кушымта.
Күз яшьләре таммасын,
Өметләр аклансын(2)
ЧЫРШЫ-ЧЫРШЫ
И. Шәмсетдинов музыкасы, С. Урайский сүзләре
1 куплет:
Чыршы-чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Чыршы-чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак, бизәлгәнсен бу юлы,
Син тагын да матурырак, бизәлгәнсен бу юлы.
2 куплет:
Энже карлар явып үткән, синен ылысларына,
Энже карлар явып үткән, синен ылысларына.
Күп бүләкләр китергәнсен, без нәни дусларына,
Күп бүләкләр китергәнсен, без нәни дусларына,
3 куплет:
Кыш бабайнын сакалы, борыны кызыл икән,
Кыш бабайнын сакалы, борыны кызыл икән.
Ул Кар кызын иярткән дә, безгә дә килеп җиткән,
Ул Кар кызын иярткән дә, безгә дә килеп җиткән.
3 куплет:
Кыш бабайнын сакалына, ап-ак карлар коелган,
Кыш бабайнын сакалына, ап-ак карлар коелган.
Безне котлап йөри-йөри, Бабай карга егылган,
Безне котлап йөри-йөри, Бабай карга егылган.
4 куплет:
Кыш бабай, Кар кызы белән үткән юллар таптатып,
Кыш бабай, Кар кызы белән үткән юллар таптатып.
Нигэ икән мондый бәйрәм, елга бер генә тапкыр,
Нигә икән мондый бәйрәм, елга бер генә тапкыр.
ЯҢА ЕЛДА БЕРГӘ БУЛЫЙК
1. Җилләп кенә чабып китте,
Яшьлегем аргамагы,
Сәгать уклары санармы
Гомерем алда бары.
Кушымта:
Сәгать угы кушылганда
Йөрәкләр дә кавыша.
Яңа елда бергә булыйк
Йолдызлар шулай куша.
2. Бәхетле булдыңмы диеп
Зинһарлап сорамагыз.
Яңа елда яңа бәхет
Сез миңа юрамагыз.
Кушымта
3. Күбекләрен уйнаклатып
Касәгә шәраб тула.
Теләгәнең уйлап өлгер,
Сәгать 12 тула.
КАРЛАР ЯВА ТЫН ГЫНА
Сафьян Ибраһимов көе, Илдус Әхмәтҗанов сүзләре
Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Бүген тагын яудылар.
Син киткән юлларга мине
Кабат алып бардылар.
Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Синең кайтыр чак кына.
Ап-ак карлар каеннарны
Акка чорнап алдылар.
Йөрәгемне ят матурлар
Юк, юк, яулый алмыйлар.
Минем алтын хаклыгым,
Ак кардан саф аклыгым;
Кочып, кочып, кочып, кочып,
Сиңа сөйләр шатлыгым.
Җилләр тынды, юллар тынды,
Миндә тынмас зилзилә.
Сөю көчле давыл икән.
Чынлап сөйсәң, сизелә.
Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.
Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.
ЯҢА ЕЛ
Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре
Җем-җем көмеш тун кигән,
Яңа-яңа ел килгән,
Яшел чыршылар белән.
Яңа җырчылар белән.
Кушымта:
Яңа ел, Яңа ел –
Безгә зур кунак килгән.
Кыш бабай һәм Кар кызы
Күп бүләкләр китергән.
Дуслар белән җыелдык,
Бергә шундый күп булдык,
Әйлән-бәйлән уйнарга
Кулны-кулга тотындык.
Кушымта.
КЫШ БАБАЙ
Татар халык көе, Ә.Кари сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә
Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай.
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Кушымта:
Ары баса Кыш бабай,
Бире баса Кыш бабай.
Шушы бию көйләренә
Өзеп баса Кыш бабай.
Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
ЧЫРШЫ ӘЙЛӘНӘСЕНДӘ
Роберт Миңнулин сүзләре
1. Каршылыйк дуслар бергәләп
Яңа ел килә безгэ
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә тирәбезгә
Кушымта
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга
2. Кыш Бабай килгәч булачак
Котлаулар да, бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар
Безнең бөтен теләк тә!
3. Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез.
КЫШ БАБАЙ
1. Агачларга бәсләр элеп
Сурәтләрен тәрәзәгә
Ясап куйган Кыш бабай, Кыш бабай
Ясап куйган Кыш бабай.
2. Рәсемнәре бигрәк матур
Сокланып карап туймаслык
Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай
Оста икән Кыш бабай.
3. Өреп китсә, сулар ката,
Елгаларга бозлар ята.
Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай,
Тылсымлы да Кыш бабай.
Тылсымлы да Кыш бабай,
Куәтле дә Кыш бабай,
Оста икән Кыш бабай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев