Бу – тема!
ЯҢА ЕЛ ТАБЫНЫНА КАБЫМЛЫКЛАР
Яңа ел табыны мул да, күңелгә ятышлы да булсын дисәң, хәләл ризыклардан әзерләнгән җиңел кабымлыклар – иң яхшы сайлау. Кыяр рулетлары, тутырылган шампиньоннар һәм сыр шарчыклары бәйрәм өстәлен бизәп кенә калмый, ә кунакларны да үзенең тәме һәм зәвыклы күренеше белән шаккатырачак.
1. Кыяр белән балык рулетлары
Кирәк була:
- Кыяр
- Сливочный сыр
- Тозлы кызыл балык (лосось)
- Укроп
- Лимон согы
Әзерләү:
- Кыярны нечкә итеп телемләп кис.
- Сырны укроп һәм лимон согы белән бута.
- Кыяр өстенә сыр сыла, балык куй.
- Рулет итеп төр.
- Суынсын өчен 10–15 минутка суыткычка куй.
2. Духовкада тутырылган шампиньоннар
Кирәк була:
- Зур шампиньоннар
- Суган
- Сыр
- Каймак
- Үсемлек мае
- Тоз, борыч
Әзерләү:
- Гөмбәнең сабагын алып, ваклап тура.
- Суган белән бергә кыздыр.
- Сметана, тоз-борыч куш.
- Гөмбә башларын тутыр, өстенә сыр сип.
- 180°Ста 20 минут пешер.
3. Сыр шарчыклары
Кирәк була:
- Каты сыр
- Сарымсак
- Каймак
- Орлык, кунжут, чикләвек
Әзерләү:
- Сырны вак угычтан уырга кирәк.
- Сарымсак һәм соус куш.
- Кечкенә шарчыклар яса.
- Кунжут/чикләвек ябышырлык итеп әвәлә.
- Суыткычта 20 минут тот.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев