ЯҢА ЕЛ СИМВОЛЛАРЫНЫҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ
Яңа ел – иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе, аны һәр кеше зарыгып көтеп ала. Декабрь ае җитешкә, без гаилә белән бергәләшеп чыршы бизибез һәм өстенә һәрвакыт зур кызыл йолдыз куябыз. Аннары Кыш Бабай белән Кар Кызы килүләрен зарыгып көтәбез. Яңа елда чыршы бизәү, Кыш Бабай һәм Кар Кызы кайдан килеп чыккан соң?
Чыршы. Бизәлгән чыршы 2000 елдан артык тарихка ия. Борынгы кельтлар һәм герман кабиләләре мәңге яшел агачны яшәү символы, дип санаганнар.
Россиядә Яңа елны 1 гыйнварда бәйрәм итү һәм йортларны чыршы ботаклары белән бизәү турында указны 1699 елда Петр I чыгарган, ләкин традиция буларак ул XIX гасыр урталарына гына кереп калган. Башта чыршыны табигый продуктлар белән бизәгәннәр: алма (уңыш символы), чикләвек (сер символы), йомырка (яшәү символы). Шулай ук кәгазьдән ясалган чәчәкләр һәм конфетлар кулланалар. Соңрак пыяла уенчыклар, гирляндалар һәм мишура барлыкка килгән.
Кызык факт: ул вакытта чыршыны җәй җиткәнче алып куймаска, дигән рус «традициясе» булган. Петр I үлгәннән соң бизәлгән чыршыларны бина эчләрендә генә урнаштырганнар, һәм хуҗалар еш кына киләсе Яңа елга кадәр чыршыларны ташларга иренгәннәр.
Кыш Бабай. Кыш Бабай – хыялларны чынга ашыручы һәм тылсымчы буларак билгеле Яңа ел символы. Россиядә ул совет чыршысы белән бергә, 30 нчы елларда барлыкка килгән. Шунысы игътибарга лаек, совет Кыш Бабае хәзер дә шул ук киемнән: аның зәңгәр яки кызыл төсендәге авыр туны, зур бияләйләре һәм киез итекләре бар.
Кар Кызы. Кар Кызы – Кыш Бабай ярдәмчесе булып йөри торган зәңгәр күлмәкле кыз. Әкиятләрдә ул Кыш Бабайның оныгы ролендә күрсәтелгән, һәм ул аңа бүләкләр җиткерергә булыша. Кар Кызы образы еш кына төньяк әкиятләрдә дә очрый. Александр Островский 1873 елда, Афанасьев әкиятләре йогынтысында, «Кар кызы» пьесасын яза. Бу образга тагын да популярлыкны Николай Римский-Корсаков операсы китерә. Яңа ел традициясендә, Кар Кызы 1935 елда Кирмәндә чыгыш ясагач, Кыш Бабайның оныгы һәм ярдәмчесе буларак ныгытыла.
Мандарин. Көньякта үскән хуш исле, бу тәмле җимеш безнең символга ничек әверелә? Абхазиядә һәм кайбер башка төбәкләрдә аларның сезоны нәкъ менә декабрьдә була. 1963 елда Ленинград портына мандариннар белән йөк килгән. Мандарин шул чак бөтен эре шәһәрләргә таралган һәм шау-шу тудырган. Шуннан бирле стандарт совет азык-төлек кәрзиннәрендә һәрвакыт мандариннар булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Нет комментариев