Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ КӘЕФЕ БУЛДЫРАБЫЗ

Кибетләрдә чыршылар бизәлгән, социаль челтәрләр Яңа ел видеолары белән тулган, ә синең әле һаман бәйрәм кәефең юкмы? Мәктәп, контроль эшләр, түгәрәкләр арасында бәйрәм якынлашканын сизми дә калырга мөмкин. Әмма Яңа ел кәефе үзеннән-үзе килгәнне көтеп утырасы түгел. Аны булдыру өчен берничә идея тәкъдим итәбез!

  1. Кышкы плейлист җый

Иртән мәктәпкә барганда да, кичен дәрес әзерләгәндә дә тыңларлык плейлист булдыр. Аңа Яңа ел җырларын гына түгел, балачагыңны, карлы кичләрне, күңелле хатирәләрне искә төшергән җырларны да өстә. Дусларың белән уртак плейлист җыю да кызыклы булачак.

2. Бүлмәңдә кышкы атмосфера яса

Моның өчен кыйммәтле декорацияләр сатып алырга кирәкми. Тәрәзәгә кәгазьдән кар бөртекләре ябыштыр, гирлянда эл, өстәлеңне бизә. Хәтта телефоныңның экран рәсемен кышкы сурәткә алыштыру да кечкенә үзгәреш булачак.

3. Яңа ел кинолары марафоны оештыр

Кайнар какао, мандариннар, йомшак юрган һәм яраткан фильм – кичне күңелле үткәрү өчен тагын нәрсә кирәк? «Гринч», «Клаус», «Гарри Поттер» фильмнарын карарга мөмкин. Әгәр аларны яттан беләсең икән, быел яңа фильмнарга игътибар бир!

4. Дусларың белән «Серле Санта» уйна

Һәркем бер кешегә яшерен рәвештә бүләк әзерли. Алдан ук бүләкнең бәясе турында килешегез яки бары тик үз кулларыгыз белән ясалган әйберләрне генә бүләк итәргә сүз куешыгыз. Иң кызыгы – бүләкне сайлау һәм аны кем әзерләгәнен белергә тырышу.

5. Кышкы фотоквест үткәр

Дусларың белән урамга чык һәм алдан төзелгән исемлек буенча фотолар төшер: иң матур чыршы, кызыклы кар бабай, бәйрәмчә бизәлгән тәрәзә, көлкеле кышкы селфи. Ел ахырында бу фотолардан кечкенә видео яки коллаж ясарга мөмкин.

6. Балачактагы Яңа ел традицияләрен кабатла

Кәгазьдән кар бөртекләре кис, әниең белән бәйрәм ризыклары әзерлә, иске чыршы уенчыкларын барла, балачактагы Яңа ел фотоларын кара. Күптән эшләмәгән, әмма кайчандыр сиңа шатлык китергән шөгыльләрне искә төшер.

7. Декабрь өчен үзеңнең адвент-календареңне булдыр

Һәр көнгә бер кечкенә күңелле бирем уйлап тап: яңа рецепт сынап карау, дустыңа хат язу, тимераякта шуу, кичке шәһәр буйлап йөрү, үзеңә кечкенә бүләк ясау. Шулай итеп, Яңа елны көтү үзе дә бәйрәмгә әйләнәчәк.

8. Үтеп баручы елның матур мизгелләрен искә төшер

Телефоныңдагы гыйнвар аеннан башлап төшерелгән фотоларны карап чык. Быел нинди яңа кешеләр белән таныштың? Нәрсәгә өйрәндең? Иң рәхәтләнеп көлгән көнең кайчан булды? Истә калган мизгелләрдән елның кечкенә видеокөндәлеген җый.

Һәм иң мөһиме: үзеңне бәйрәм кәефе булдырырга мәҗбүр итмә. Социаль челтәрләрдәге матур видеолардагы кебек Яңа ел үткәрү дә шарт түгел. Кемгәдер бәйрәм кәефе өчен шау-шулы компания кирәк, ә кемгәдер тыныч кына мандарин ашап, кар яуганын күзәтү дә җитә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев