Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛЛАРДАН СОҢ УКУ-ЭШ РИТМЫНА НИЧЕК КАЙТЫРГА?

Яңа ел яллары һәрвакыт көтмәгәндә тәмамлана кебек. Кичә генә рәхәтләнеп йоклау, озаклап чәй эчүләр, төнгә кадәр сериаллар карау бар иде, вакыт күп кебек тоела иде. Ә бүген – иртә таңнан будильник, эшләр исемлеге һәм кинәт чынбарлыкка кайтара торган ритм. Әгәр сезгә ритмга керү авыр кебек тоелса: бу гадәти хәл. Организмга да, уй-фикерләргә дә вакыт кирәк.

Үзеңнән идеаль старт таләп итмә

Яллардан соң иң зур хаталарның берсе – беренче көннән үк элеккеге нәтиҗәлелекне көтү. Син барысына да яңадан көйләнәсең. Яллар ул – ритм алышыну, ә кире эш тәртибенә кайту бер мизгелдә генә була алмый. Беренче көннәрдә үзеңә гадәттәгедән азрак эшләргә рөхсәт ит.

Көн тәртибенә акрынлап кайт

Төнгә кадәр сериаллар караудан иртән иртүк торуга кискен күчү – организм өчен стресс. Мөмкинлегең булса, режимны әкренләп көйлә: йокларга 30–40 минутка иртәрәк ята башла, уяну вакытын да акрынлап гадәти хәлгә кайтар.

Гади эшләрдән башла

Яллардан соң беренче көнне үк катлаулы бурычларга тотыну кирәкми. Көчле киеренкелек таләп итмәгән эшләрдән башла: эш урынын тәртипкә китерү, атнага эшләр исемлеге төзү. Кечкенә эшләрне үтәү контроль һәм канәгатьлек хисе бирә.

«Кирәк» белән «телим»не аер

Яллардан соң тормыш кинәт «кирәк»ләр белән тула: уку, эш, дедлайннар. Арымас өчен, бу көнеңдә үзең өчен дә вакыт калдыр. Кич белән саф һавада йөрү, музыка, китап яисә сериал карауны сайларга мөмкин.

Үзеңне башкалар белән чагыштырма

Социаль челтәрләрдә гыйнвар еш кына уңышлар һәм югары нәтиҗәлелек ае булып күренә. Кемдер инде «үзен кулга алган», кемдер яңа тормыш башлаган, ә син әле бары тик вакытында уянырга тырышасың. Онытма: башкаларның матур планнары синең реаль тормышыңны юкка чыгармый. Һәркемнең үз темпы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев