Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК» НИЧЕК УЗДЫ?

Кичә, 19 нчы июнь көнне Кабан күле яр буенда «Ялкынлы фатирник» гөрләп узды. Яшүсмерләр өчен оештырылган әлеге чарада ниләр булды һәм кемнәр чыгыш ясаган икән, әйдәгез, кыскача экскурс ясыйк.
«Ялкынлы фатирник» журналның июнь санына презентация форматында узды. 
«Фатирник дигәнебез ул – яшүсмерләрне, дусларыбызны, укучыларыбызны формаль булмаган урынга туплау максатыннан оештырылды. Чөнки барыбыз да цифрлы дөньяда яшибез, онлайн форматта гына очрашабыз. Хәзерге заманда шәхсән күрешүләр, аралашулар, эмоцияләр җитми кебек. Сез биредә танышып, аралашып, көлешеп, җырлашып утыра аласыз», – дип белдерде Ялкын» журналының баш мөхәррире Эңҗе Алмаз кызы Габдуллина.
Җәй, эссе көннәр, мәшәкатьсез балачак мизгелләренә багышланган чарада яшь артистларыбыз чыгыш ясады. Казан балалар филармониясе вәкилләре матур җырлары һәм биюләре белән фатирнигыбызны бизәде. Шулай ук яшь баянчы Эльдар Галеев белән «Җырлыйк әле», «Караоке-дуэт» кебек музыкаль интерактивлар оештырылды. Конкурсларда катнашкан актив кунакларга бүләкләр бирелде.
«Татар телебездә үткәрелгән мондый чараларга без генә түгел, хәтта табигать, дөнья шатлана. Сез – молодцы», – дип котлады «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
Матур җәйге кичне безнең белән үткәргән һәр кунакка зур рәхмәт! Сезне киләсе чараларыбызда да көтеп калабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев