ГРИЛЬДӘ (ЯКИ ТАБАДА) ГАВАЙ ШАШЛЫГЫ РЕЦЕПТЫ
Дуслар белән җыелышып, учак янында тәмле ашап, җырлашып утырырга җәйнең соңгы ае гына калып бара. Мондый кичләр өчен бездән тәмле, пикант рецепт.
Ингредиентлар (4 порция):
400 г тавык (
1 ананас (яки консервланган боҗралар)
1 кызыл болгар борыч
1 кызыл суган (яки гадәти суган)
200 г мини-кукуруз (теләк буенча)
Маринад:
3 кашык соевый соус
2 кашык бал
1 кашык зәйтүн мае
1 тырнак сарымсак
1 кашык төелгән имбирь
РЕЦЕПТ:
1. Итне маринадлау
Тавыкны шакмаклап турарга.
Барлык маринад ингредиентларын кушып, тавык салырга һәм ким дигәндә 30 минутка калдырырга (суыткычта 2 сәгатькә яхшырак та).
2. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне әзерлибез
Ананас чистартып, эре кисәкләргә кисәргә.
Болгар борычын һәм суганны эрерәк итеп, шакмаклап турарга.
3. Шашлыкны җыябыз
Агач яки металл шпажкаларга чиратлашып: тавык → ананас → борыч → суган → кукуруз.
Киңәш: әгәр шпажкалар агач булса, аларны, янып чыкмасын өчен, суда 20 минут тотып алыгыз.
4. Әзерлибез
Грильдә: тавык кызганчы, боргалап, 10-12 минут пешереп торырга.
Табада: кызган майда капкач астында һәр яклап 3-4 минут пешерергә.
Духовкада: 200°C, 15-20 минут.
5. Өстәлгә бирү
Кунжут яки яшел суган, лаваш белән ашарга.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев