Бу – тема!
«ГОЛОС»ТА ТАГЫН БЕР ТАТАР КЫЗЫ! /ВИДЕО/
«Безнекеләрне бел»! Татарстанлыларның «Голос» программасын яуларга яратканнары сер түгел. Бу юлы анда Алабуга шәһәре кызы Альбина Йосыпова үз көчен сыный.
23 сентябрьдә «Беренче канал»дан бара торган «Голос» шоуында Альбина күрмичә сайлап алу турында катнашты. Татарстан кызы – Мәскәүдәге «Сатирикон» театры актеры. МХАТ мәктәбе студиясен тәмамалый, 2012 елдан бирле театрда эшли. «Лондон шоу», «Однажды в деревне», «Человек из ресторана» спектакльләрендә катнаша.
«Голос»та ул Жака Брельның «Ne me quitte pas» җырын башкарды. Бу композициянең кавер-версияләрен Эдит Пиаф, Нина Симон, Фрэнк Синатра, Том Джонс, Мадонна башкарган. Ә «Голос»та бу җырның яңгыраганы юк иде әлегә. Бу җыр Пелагеяның да иң яраткан җырларының берсе икән. Ләкин шулай булса да, җыр ахырында Альбинага Пелагея түгел, Дима Билан борылды. Һәм кызны үз командасына алды. Алга таба да Альбина репертуарына башка француз авторларының җырлары сайланылырга мөмкин.

Дима Билан:
– Бик зур рәхмәт! Сез бу җырны чын күңелдән, гадел итеп башкардыгыз. Хәтта артык кылану да юк иде. Бер мәлгә, миңа җырны башкарганда, уенда акцент ясарга кирәклеге турында уй килеп китте. Ләкин сезнең якка таба борылгач, бу уйның ялгыш икәнлеген аңладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2024 - 16:27
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 сентября 2024 - 15:14
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
-
6 сентября 2024 - 14:21
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
-
5 сентября 2024 - 13:52
«ТАТАР КЫЗЫ-2024»: ХАЛЫКАРА БӘЙГЕНЕҢ ФИНАЛЫ ГӨРЛИ!
Нет комментариев