«ГЕОРГИЕВ ТАСМАСЫ» АКЦИЯСЕНДӘ БЫЕЛ НИЧЕК КАТНАШЫРГА?
“Георгиев тасмасы” акциясе старт алды. Ул Россиядә 2005 елдан бирле уздырыла. Быелгы акция, коронавирус пандемиясе сәбәпле, онлайн-форматта үтәчәк. Анда ничек итеп катнашырга?
Министр да кушылды
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов акциягә инде кушылып та өлгерде.
– Георгиев тасмасы – безнең барыбызны да берләштерә торган символ. Ул җиңүнең җиңел бирелмәвен искә төшереп тора. Ни кызганыч, быел без ветераннарыбызны кочаклап, аларны котлый, күзләренә карап, тыныч тормыш өчен рәхмәт әйтә алмаячакбыз. Шуңа күрә быел әлеге акциянең аерым бер мәгънәгә ия булачагына шигем юк, - ди ул.
Акциядә ничек катнашырга?
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен тасманы тагарга һәм фотога төшеп, аны социаль челтәрләрдәге аккаунтларга урнаштырырга кирәк. #георгиевскаяленточка #георгиевтасмасы #лучшедома #өйдәяхшырак хештэгларын билгеләргә дә онытмагыз. Шулай ук онлайн-эстафетаны 5 якын дустыгызга да тапшыра аласыз.
Тасма булмаса, нишләргә?
Әгәр өйдә тасма булмаса, Instagramдагы махсус масканы кулланырга мөмкин. Аны “Җиңү волонтёрлары” («Волонтеры Победы») хәрәкәте аккаунтында табарга була.Георгиев тасмасын аптека, кибетләрдә, ягулык салу станцияләрендә дә таратачаклар. Өлкән яшьтәге кешеләргә, ветераннарга дару һәм азык-төлек белән бергә өйләренә китереп бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев