ГАШЫЙК БУЛУМЫ, ӘЛЛӘ МӘХӘББӘТМЕ?
Телефоныңны еш тикшерәсең, аның исемен күргәч елмаясың, башыңда мең төрле уйлар, йөрәктә дулкынлану. Таныш халәтме? Таныш, тик сорау туадыр: бу мәхәббәтме, әллә гашыйк булумы? Аңлатырга тырышырбыз.
Нәрсә ул гашыйк булу?
Гашыйк булу тиз туа һәм бик көчле була.
Билгеләре:
- кешене идеальләштерәсең
- аңа ошарга тырышасың
- кәефең аның хәбәрләренә бәйле
- «Бу шул кешеме икән?» дип еш уйлыйсың
Гашыйк булу хисләр, хыяллар, дулкынлану белән бйәле. Тик ул үтеп китәргә мөмкин, һәм бу – нормаль күренеш.
Нәрсә ул мәхәббәт?
Мәхәббәт акрынрак килә.
Билгеләре:
- ул кеше янында сиңа тыныч
- аның кимчелекләрен күрәсең һәм кабул итәсең
- сиңа аның тормышы, хисләре мөһим
- авыр чакта да сөйләшә, бер-берегезне тыңлый беләсез
Мәхәббәт ул – ышаныч һәм җылылык.
Боларны ничек аерырга?
Мин кешене яратаммы, әллә аның янында үземнең рәхәтлек хисенме?
Мин аны югалтудан куркаммы?
Мин аның янында үзем булып кала аламмы?
Җаваплар әлегә буталчык булса, бу гашыйк булу.
Тынычлык, хөрмәт бар икән, мәхәббәткә дә урын булырга мөмкин.
Исеме түгел, хиснең сиңа ничек тәэсир итүе мөһим.
Сине хөрмәт итәләрме? Син үзең булып кала аласыңмы? Әгәр шулай икән, димәк, бу чын хис. Гашыйк булу мәхәббәткә әйләнергә мөмкин, моның төгәл дедлайннары юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
-
9 февраля 2026 - 16:22
РОССИЯДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК БУЕНЧА АНИМАЦИОН ДӘРЕСЛӘР СЕРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
Нет комментариев