ГАБДУЛЛА КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
20 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Куркак батыр» спектакленең пресс-показы узды. Премьера татар язучысы Әхмәт Фәйзи әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Режиссеры – Илсур Казакбаев.
Кариев театры һәрвакыттагыча экспериментлар ясауны дәвам итә. Бу, әлбәттә, шатландыра. Шуның өчен дә әлеге театр яшьләрне үзенә җәлеп итә.
«Бу әкият шәһәрне һәм сөйгәнен коткарыр өчен кыю булырга туры килгән егет турында. Танылган татар язучысы Әхмәт Фәйзи аны татар әкиятләре һәм риваятьләренә нигезләнеп иҗат итә. Данир бөтенләй сугышчы булырга теләми, аңа кошлар сайравын тыңлау, курайда уйнау һәм аккошларга соклану күбрәк ошый иде. Һәм беркөнне атасы, атаклы аучы Азат Мәргән, Данирга чын батыр булырга вакыт дигән карарга килеп, улын ерак һәм куркыныч сәяхәткә озата», – дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Әкият чынбарлык белән үрелеп бара. Спектакльдә бүгенге көндә актуаль булган темалар күтәрелә. Әйтик, ата белән бала арасында, кешеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәте, үз-үзеңне җиңәргә өйрәнү. Болар барысы да әсәр сюжетында ята. Тамашаның җыр-бию белән үрелеп баруы да бик куандыра. Актерлар үз эшләрен 100 процент осталык белән башкара. Төрле спецэффектлар булуы да спектакльгә яңа сулыш өрә.
Сез дә барып, тамашаны карарга ашыгыгыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев