Логотип Идель
Бу – тема!

ФРАНЦУЗЛАР КИҢӘШ ИТӘ: ҮЗЕҢӘ ВАКЫТ БҮЛЕП БИР, БАШКАЛАРНЫ ИЛҺАМЛАНДЫР

Кайбер вакытларда без үз көчебезгә ышанмыйбыз. Эштә яисә шәхси тормышта күзәтелгән уңышсызлыклар аркасында, тизрәк үзебездән гаеп эзлибез. Француз кызлары исә үзбәяне күтәрү, үзеңә ышанычны арттыру һәм тормышка мәхәббәт серләре турында яхшы белә. Ул киңәшләрне сиңа да тәкъдим итәбез.

Үзеңә вакыт бүлеп бир

Укуда, эштә барысына да җитешергә теләп, кайчак «янып чыккан» вакытлар була. Күп очракта без моңа игътибар бирмибез яисә берәр зыянлы гадәтләр  белән кичергән стрессны бетерергә тырышабыз. Татлы ризыклар ашап, көннәр буе йоклап юану урынына француз кызлары ару-талуга хөрмәт белән карый. Тышкы дөнья көчне алса, алар өйгә кайтып, йокы бүлмәсенә керә, пәрдәләрне каплый һәм берәр яхшы китап укырга утыра яки йога белән шөгыльләнә. Шулай итеп алар көчне һәм психиканы торгызу урынына эләгәләр.

Матур әйберләр ал, затлы киемнәр ки

Без кайчак күзгә ташланмый торган һәм уңайлы булган әйберләргә өстенлек бирәбез. Бигрәк тә университетка барганда, озаклап киенеп ятасы килми, өскә иң җайлысын эләбез дә, чабабыз. Матур образлар ясарга иртәләрен иренәбез. Французлар исә матур киемнең, гадәти булмаган әйберләрнең үзбәягә нинди зур йогынты ясавын яхшы белә.

Илһамлан һәм башкаларны илһамландыр

Моны еш кына аңламасак та, безнең көн саен кемнедер илһамландыру, кемнеңдер тормышын яхшы якка үзгәртү мөмкинлегебез бар. Бу үз-үзеңне ничек тотуың һәм башкаларга ничек тәкъдим итүеңнән тора. Шулай үз тормышыңны гына түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә бөтен дөньяны яхшырак итәргә мөмкин.

Уникальлегеңне югалтма

Француз кызларының матурлык сере – аларның үз-үзләре белән канәгать булуы. Эчке дөньяңны һәм акылыңны чагылдыручы уникальлекне, «мин»еңне онытмау, теләсә нинди очракта да үз шәхесеңне саклау мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев