Логотип Идель
Бу – тема!

ФОТОСЕССИЯ – КЫШЫН ҺӘР ГАИЛӘ ҮТӘРГӘ ТИЕШЛЕ ТРАДИЦИЯ?

Күпләр Яңа ел алдынан, кышкы бәйрәмнәрдә гаилә белән фотосессия оештырырга ярата. Танылган шәхесләр арасында да андыйлар юк түгел...

Азат Фазлыев, җырчы:

– Бездә Яңа ел алдыннан шундый шәп традиция бар – гаилә белән фотосессия. Гомумән, һәр ел фасылында да бергәләп фотосурәткә төшәргә тырышабыз. Бу бит истәлек бер! Быелгысын шулай ук чыршы янында төрле матур киемнәрдән ясадык, тик быелгы фотосессия, нәни кызыбыз да булгач, башкаларыннан аерылып торды. Фотоларны исә электрон рәвештә генә түгел, кәгазь вариантта да саклыйбыз! Һәрбер фотосессиябезне альбом итеп ясатып, күз каршыбызга куябыз һәм кайчан телибез шунда алып карыйбыз!

Ләйсән Гыймаева, җырчы:

– Бергә гаилә белән җыелып, матур итеп киенеп-ясанып, Яңа ел алдыннан без дә фотосессия ясыйбыз. Моның нәтиҗәсе генә түгел, ә әзерләнү, фотога төшү процессы да күңелле, рәхәт! Фотографияләр бит хәзер телефон яки компьютерда саклана, ә без соңгы елларда менә альбом итеп тә ясата башладык.

Гаилә белән фотосессия оештырганда бертөрле образлар сайларга тырышабыз, моның өчен хәтта стилистларга да мөрәҗәгать итәбез. Алар гел ярдәмгә килә, бөтен элементларны уйлап бетереп, җылы мохит тудыралар!

Рузанна Хәбибуллина, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артисты:

– Минем Яңа елга багышланган фотосессия ясаганым юк, кызганыч. Гаиләм белән бик ясыйсым килә, теләгем зур. Гадәти фотостудияләрдә түгел, әлбәттә, ә нәкъ менә урамда, төрле хис-кичерешләр белән: кар, без барабыз, фотограф төшерә, мммм (көлә). Традицион фотосурәтләргә килгәндә, кызганыч, без хәзер кәгазь вариантлар ясатмыйбыз. Элек альбомнар ясата идек, хәзер исә әти-әниләргә кайткач, гел шул истәлекләрне тартып чыгарабыз...

Сүз уңаеннан, дуслар-иптәшләр, әгәр Яңа ел рухында фотосурәтләргә төшәргә өлгермәгәнсез икән – борчылмагыз! Сер итеп кенә әйтәбез, Яңа елга кергәч тә әлеге төр фотосетны ясый аласыз. Моның өчен календарь битләрендә декабрь ае булу мөһим түгел. 🤫

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев