Логотип Идель
Бу – тема!

«ФОТОДАГЫ ҮЗЕМНЕ КҮРАЛМЫЙМ»: НИ ӨЧЕН ҮЗ СУРӘТЛӘРЕҢӘ КАРАТА НӘФРӘТ ТУА?

Ни өчен кайберәүләргә үзен фотографиядә күрү авыр? Үзеңнең кыяфәтеңне ничек кабул итәргә? Дисморфофобия ул – нәрсә? Бу турыда безнең язмада укып белерсең. Мәкалә сиңа мотивация бирәчәк һәм үзеңә карата мөнәсәбәтне әзрәк кенә булса да үзгәртү турында уйланырга мәҗбүр итәчәк.

Фотода үзеңне яратып бетермәү күпләргә хас. Тик аның нормаль түгел күләмдә күзәтелүе психик бозыклык барлыгын кисәтә. Дисморфофобия – үзеңнең кыяфәтеңнән курку, тышкы үзенчәлекләрең һәм җитешсезлекләрең әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын җәлеп итәр дип борчылу. Моннан тыш, аңа кәефсезлек һәм түбән үзбәя хас булырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хатын-кызлар ир-атларга караганда дисморфофобиягә ныграк дучар була.

Әгәр кеше адекват рәвештә үз кыяфәтен кабул итсә, ул үзен башкалар белән чагыштырмаячак һәм «мин чынбарлыкта мондый», ә «минем идеаль образым шундый» кебек уйланулар белән мәшгуль булмаячак. Мондый очракта ул үзенең фотографиясенә карагач, ниндидер нәфрәт хисе тоймаячак. Әгәр кеше тышкы кыяфәтен кабул итми икән, теләсә кайсы, хәтта иң матур сурәте дә аңа коточкыч булып күренәчәк. Фотога төшергәндә, күп кеше борчыла һәм үзен уңайсыз хис итә. Әлбәттә, бу аның оятка, хурлыкка калам, дип куркуыннан килеп чыга. Алдан ук үзеңне фотода ямьсез чыгачакмын дип әзерләсәң, артык күп уйлансаң, нәтиҗәдә ничек яхшы сурәт чыксын инде? Фотога төшкәндә, үзеңне максималь рәвештә иркен һәм дөньядан аерылган итеп хис итү киңәш ителә.

Фотода үзеңне күралмау социаль челтәрләр белән дә бәйле. Фотошоп, фильтрлы Инстаграм дөньясына карагач, хәтта депрессия башланырга мөмкин. Инстаграмны ачу белән, йөзгә «сибелгән» идеаль тышкы кыяфәтле кешеләр үз-үзенә ышанмаганнарны тагын да үзләрендә шикләнергә мәҗбүр итә. Ни кызганыч, хәзер шундый заманда яшибез. Һәрвакыт синнән матуррак, акыллырак, уңышлырак кешеләр булган, бар һәм булачак. Монда иң мөһиме – үзеңне башкалар белән чагыштырмаска өйрәнү. Шуны истә тотарга кирәк, чынбарлык һәм виртуаль дөнья арасында кайчагында бернинди уртаклык та юк.

Фотода үзеңне ничек кабул итәргә өйрәнергә?

Иң беренче итеп шуны аңларга кирәк: син үзенчәлекле, кабатланмас һәм берәү генә. Фотога төшә белмәүчеләр түгел, ә үз-үзенә карата артык тәнкыйди карашлы кешеләр бар. Шуңа күрә социаль челтәрләргә дә фото яисә сторис куяр алдыннан, битне үзгәртә торган битлекләр, фильтр һәм эффектлар сайламаска өйрәнергә кирәк. Үзеңне кабул итәр өчен, өйдә яисә башка җирдә ялгызың гына берәр эш белән мәшгуль булганда, видеога төш. Камера барлыгы турында оныт, аңа игътибарыңны юнәлтмә, үзеңне гадәттәгечә тот. Әлбәттә, кеше үз тормышында фотога төшмичә, паспорттагы сурәте белән дә яши ала. Тик фотографияләр белән тормышның һәр мизгеле хатирәгә әверелә һәм теләгән вакытта аларны карап, шул көнгә әйләнеп кайтып була бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев