ФОБИЯ? КУРЫКМЫЙМ!
Соңгы арада «фобия» сүзен шактый еш ишетергә туры килә. Аеруча яшьләр арасында. Нәрсәне аңлата икән бу хәтта куркыныч яңгырашлы буенча куркыныч сүз?
Фобия ул – нәрсәдән дә булса курку. Курку – ул һәр кешегә табигать тарафыннан салынган үз-үзен саклау инстинкты. Куркуны ике төргә аерып карап була: нормаль һәм патологик.
Фобия төрләре
Җәнлекләр белән бәйле
Арахнофобия – коточкыч дәрәҗәдә үрмәкүчләрдән курку
Офидиофобия – еланнардан паник рәвештә курку
Кинофобия – этләрдән курку
Аралашу белән бәйле
Иң киң таралган фобияләрнең берсе – социофобия. Бу кешеләрдән курку, аралаша белмәү дигән сүз. Моны психотерапевт ярдәмендә генә дәвалап була. Тагын бер охшашы – глоссофобия – сәхнәдә чыгыш ясаудан курку. Глоссофобия белән яшәп булса, ә менә социофобия бик күп авырлыклар тудыра.
Табигать белән бәйле
Акрофобия – биеклектән курку
Аэрофобия – самолетта очудан паник рәвештә курку
Никтофобия – караңгылыктан курку
Аквафобия – судан курку
Медицина белән бәйле
Дентофобия – стоматологлардан курку
Бациллофобия – вируслардан, микроблардан курку
Гематофобия – каннан курку
Котылып буламы?
Мин инде ничә еллар клаустрофобиядән интегәм. Лифтка кермим, 10 нчы катка да җәяү менәм, төрле аттракционнардан да баш тартырга туры килә. Бервакытны бу куркудан котылу теләге җиңде бит! Мин, ниһаять, психологка язылдым. Ике атна җайлап терапия үткәннән соң, куркуымны бераз җиңә төштем. Билгеле, гомумән юкка чыкмады ул. Әмма хәзер, күпкә җайлырак. Шуңа күрә фобияләрегез комачаулый икән, аларны юк итү өстендә эшләгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев