ФИЗИК МӨМКИНКЛӘРЕ ЧИКЛЕ БАЛАЛАРНЫҢ ЧИКСЕЗ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ: БӨТЕНРОССИЯ БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ – КАЗАНДА
Казан дәүләт мәдәният институтында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның педагоглары өчен Бөтенроссия «Я могу! Творчество без границ» бәйгесенең икенче этабы узды. Һичшиксез, бу бәйгенең исеме җисеменә туры килә.
Катнашучылар сәхнәдә «Безнең театр»ны уйнады, Муса Җәлилнең «Вәхшәт»ен сәнгатьле итеп сөйләде һәм музыка уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәтте. Бәйге җиде номинация буенча иң сәләтлеләрне җыйды:
— рәсем сәнгате;
— декоратив-гамәли сәнгать;
— фотосәнгать;
— музыкаль иҗат;
— бию сәнгате;
— театраль иҗат;
— инклюзив педагогика.
Быел 200 гә якын гариза килгән, алардан икенче турга төрле номинацияләр буенча 32 конкурсант сайлап алынган. КАЗГИК ректоры Роза Ахмадиева сүзләренчә, катнашучыларның географиясе киң. Татарстаннан кала, бәйгедә Хакасия, Чувашия, Марий Эл, Волгоград, Кемеровск, Пермь, Нижневартовск, Ульяновск һ.б. регионнардан катнашучылар бар. Ректор, шулай ук, катнашучыларны Казан дәүләт мәдәният университетында көтәбез, диде. Шуңа өстәп, җиңүчеләр «Сириус» белем бирү үзәгенә билет алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
5 июня 2026 - 11:05
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНӘ 2 МЕҢНӘН АРТЫК УКЫТУЧЫ ҖИТМИ
-
4 июня 2026 - 11:25
27 ИЮНЬДӘ КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕ УЗАЧАК
-
4 июня 2026 - 11:07
КАЗАНДА «ШОМБАЙ-ФЕСТ»VI ХАЛЫКАРА КУРЧАК ТЕАТРЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Нет комментариев