ФИЛЛӘРНЕ... БӘЙРӘМ БЕЛӘН!
Филләр турында кызыклы фактлар:
- Коры җирдә яшәүче хайваннардан филләр иң зурысы;
- Һиндстан һәм Африка филләре югалып баручы төрләргә карый, шуңа алар Кызыл китапка кертелгән;
- Фил сөякләрен сату 1989 елдан бирле тыелган;
- Яңа туган фил 100-120 кило авырлыкта була;
- Фил үз баласын 22 ай карнында йөртә
- Филләр үзара бик дус һәм тату яши, бер-берсенә ярдәм итә, авырый торган яки үлем хәлендә булган “кардәшләренә” һәрчак “ярдәм кулы сузарга” әзер тора;
- Филләрнең баш миләре генә дә 5 кило авырлыкта була;
- Филләр көненә 20 сәгать вакытларын ризык эзләүгә багышлый;
- Калган вакытларын йоклап уздыралар;
- Филләр борыннары белән 7,5 литр су тотып тора алалар.
Әле ярый фил булып тумаганбыз, дип шатланырга гына кала, әйеме, дуслар? 20 сәгать ашап, 4 сәгать йоклап яшәсәк, бик үк күңелле булмас иде шул...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев