Бу – тема!
ФЕВРАЛЬ АЕНА СЫНАМЫШЛАР
Кышның соңгы аена аяк бастык, җәмәгать. Димәк, февральгә багышланган халык сынамышлары белән танышыр вакыт җитте.
- Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
- Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
- Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
- Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
- Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
- Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта.
- Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
- Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
- Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
Көннәр белән бәйле халык сынамышлары:
- 3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.
- 7 февраль көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.
- 8 февраль йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңышы күп булачак.
- 9 февраль агачлар бәскә төренсә - тиздән җылытачак.
- 12 февраль ай кызарып торса, көчле җил булачак.
- 14 февраль күк йолдызлы булса, яз соң килер.
- 15 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр.
- 26 февраль кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.
- 27 февраль җылы һава булса, март аеның башы суык булачак.
- 28 февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Нет комментариев