Логотип Идель
Бу – тема!

ФАЙДАЛЫ КАНИКУЛЛАР: ЯҢА ЕЛ ЯЛЛАРЫНА ШӘП ПОДКАСТЛАР

Яңа ел бәйрәмнәрендә без мәңгелек хитлар тыңларга, фильмнар карарга яратабыз. Тик алар туйдырырга мөмкин. Хәзерге вакытта яшүсмерләр арасында подкастлар популяр. Ялларда берүзең генә калып вакытыңны файдалы һәм кызыклы итеп уздырасың киләме? Моның өчен бездә идеяләр җитәрлек. Тизрәк укы!

«Эй, Йоу!»

Кайда тыңларга: Apple Podcast, Spotify, Yandex Music

Нәрсә турында: Кроссовкалар белән мавыгуның бөтен нечкәлекләре турында да сиңа алып баручы һәм текә кунаклар сөйләячәк. Кем белә, бәлки, бу подкаст сиңа үзеңнең яраткан «кроссы»ларыңа икенче яктан карарга ярдәм итәр.

«Истории о нас»

Кайда тыңларга: MEGOGO

Нәрсә турында: Бу HISTORY телеканалының инглиз телендәге проектының үзенчәлекле ремейкы. Ул Россия аудиториясенә юнәлтелгән. Илебезнең тарихы бик катлаулы, әмма гаять кызыклы. Биредә кунаклар бары тик фактлар гына «яудырачак». Ә иң мөһиме – бу подкастта дәреслекләрне кабатлау юк.

«Бака! Подкаст об аниме»

Кайда тыңларга: Spotify, Apple Music, YouTube

Нәрсә турында: Аниме яратучыларга бәхет елмая дисәк тә була. Яңа һәм классик анименың мәгънәсе турында биредә белә аласың. Подкаст сиңа анимены карау һәм бәяләүдә үзенең үзенчәлеклере белән танышырга ярдәм итәчәк. Инде икенче сезоны чыкты, яңа чыгарылышларны калдырмаска тырыш.

«Английский по песням»

Кайда тыңларга: Spotify һәм Apple Podcasts 

Нәрсә турында: Инглиз телен җырлар аша өйрәнергә теләсәң, «welcome!»  Бу подкастны Unistar радиостанциясе инглиз телендәге музыкага багышлаган. Әйе, чит ил җырлары матур яңгырый, тик аларның сүзләрен аңлау кыен. Әлеге подкаст сиңа сөйләмне камилләштерергә, тел матурлыгын аңларга мөмкинлек бирәчәк.

«Talk About Art»

Кайда тыңларга: Apple Podcasts, Yandex Music

Нәрсә турында: Сәнгать, рәссамнар һәм күргәзмәләр турында яңалыкларны моннан белә аласың. Бу подкаст белән Син Леонардо да Винчиның  иҗаты, дөнья сәнгатендә хатын-кызларның роле һәм тагын күп кенә яңа фактлар белән танышачаксың.


«Между строк»

Кайда тыңларга:  Yandex Music, Apple Podcasts, Google Podcasts

Нәрсә турында: Кемнәр әдәбиятка гашыйк? Кулларыгызны күтәрегез! Биредә чын әдәбият белгече шигырь һәм шагыйрьләр турында мәгълүмат бирәчәк. «Полка» медиа тәнкыйтьчесе һәм шагыйрь Лев Оборин һәр чыгарылыш өчен бер шигырь һәм бер авторны сайлый да, сине шул могҗизалы тавышы белән алып кереп китә...

«Ты – это важно»

Кайда тыңларга:   Spotify, Apple Podcasts, Yandex Music

Нәрсә турында: Бу подкаст үз-үзеңә мәхәббәт һәм үзеңнең эчке дөньяңа карашың турында сөйли. Аның ярдәме белән син үзеңә генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә һәм гомумән дөньяга башкача карый башлыйсың. Минемчә, бәйрәм вакытларында нәкъ шушындый әйберләр белән танышу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев