ЭЗЕҢНЕ ТАРИХТА КАЛДЫР: ДЕДЛАЙН 2 ДЕКАБРЬ
«Ворлдскиллс» 2019 чемпионат талисманын эзли, әгәр теләсәң, үз эзеңне тарихта калдырырга өлгер: дедлайн 2 декабрь!
Әгәр син креатив идеяләр белән кайнасаң, әгәр иҗатың кешеләрне таң калдыра торган булса, 100 000 сум җиңү мөмкинлеген кулдан ычкындырма! Алай гына да түгел, синең, әйе, нәкъ синең талисманың «Ворлдскиллс» 2019 чемпионат белән берлектә тарихка кереп калачак. Кызыктыңмы? Кызыксаң, ашык, санаулы көннәр генә кала бара. Таләпләре түбәндә: конкурста катнашу өчен үз талисманыңның дизайн-проектын эшлә һәмбарлык кирәкле документларның электрон варианты белән берлектә wskazan2019@dspkazan.com почта тартмасына җибәр. Моны 2 декабрьгә кадәр эшләп салырга кирәк, дустым!
Документ пакетына нәрсәләр керә дип баш ватма, тулырак мәгълүматны http://dspkazan.com сайтыннан ала аласың!
Конкурс өч этапта уза:
- 16 ноябрь-2 декабрь 2016 – талисманнарның дизайн-проектларын кабул итеп алу.
- 3-23 декабрь 2016 – сайлап алу этабы.
- Җиңүчеләрне бүләкләү этабы. Төгәл көне соңрак билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев