Бу – тема!
ЭССЕ КӨННӘРНЕ НИЧЕК ҖИҢЕЛ КИЧЕРЕРГӘ?
Эссе көннәр әле озак дәвам итәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Шуңа күрә мондый көннәрне җиңелрәк кичерү өчен файдалы киңәшләр тәкъдим итәргә булдык.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эсселекне җиңел кичерү өчен киңәшләр исемлеге төзегән. Әйдәгез, без дә аңа күз салыйк:
- Өйдә салкын температураны сакларга тырышабыз. Моның өчен көндез тәрәзәләрне ачмаска киңәш ителә. Әгәр тәрәзәләр кояш төшә торган якка караса, бигрәк тә. Ә инде төнлә тәрәзәләрне ачарга була, чөнки ул вакытта температура бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булачак.
- Эсседә озак тормагыз. Тәүлекнең иң эссе чагында урамга чыкмаска тырышыгыз. Вакытны өегездәге иң салкын бүлмәдә уздырырга тырышыгыз. Шулай ук мондый көннәрдә физик эш күләмен дә киметергә киңәш ителә.
- Суны күбрәк эчәргә тәкъдим ителә. Шулай ук салкынча душ керү, юеш сөлгеләр белән сөртенү дә ярдәм итми калмаячак. Натураль тукымадан тегелгән җиңел, иркен кием кияргә тырышыгыз. Урамга чыкканда эшләпә, кепка, кояш күзлекләрен дә кияргә онытмагыз.
Җәен эссе булырга тиештер инде ул. Әле кышын бу көннәрне сагынып искә алырбыз, име, дуслар? ;)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев