Бу – тема!
ЭССЕ КАГУНЫҢ БИЛГЕЛӘРЕ
Татарстан табиблары эссе кагуның беренче билгеләре турында сөйләде.
Эссе нинди көннәрдә ешрак кага соң? Белгечләр әйтүенчә, кояш еш кына эссе, җилсез көннәрдә суга. Һәм ул балаларны яки өлкән яшьтәге кешеләрне “күбрәк ярата”.
Эссе сугуның нинди симптомнары бар соң? Эссе кагуның беренчел билгеләре булып баш авыртуы, күңел болгану һәм тән температурасы күтәрелү тора. Бу турыда гигиеник тәрбия табибы Роза Әлимова сөйли.
- Эссе кагуның беренче симтомнары булып баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәк тибүе ешаю, салкын тир бәреп чыгу, аңны җую тора. Критик очракларда кеше аңын югалтырга мөмкин, шулай ук тән температурасы да 40 градуска җитә ала, ди спикер.
Табиб кояшның балаларга, өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булганнарга күбрәк сугуын да билгеләп уза.
- Эссе көннәр килгәч, хәл бетеп китә. Мондый һава торышы сәламәтлек өчен бик куркыныч. Җилсез эссе көндә урамда чамадан артык озак тору организмның артык җылынуына (перегрев) һәм эссе сугуга китерергә мөмкин, дип сөйли Роза Әлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Нет комментариев