«ЭШЛИ ИКӘН – ТИМӘ» – ПРОГРАММИСТЛАР ШИГАРЕ
Билгеле булганча, программалаштыруда аерым һәм бик әһәмиятле урынны код һәм программа язу алып тора. Алар нәтиҗәле эшнең нигезе булып тора. Әлеге юнәлеш буенча белем алучы яшь программистлар безгә IT дөньясын икенче яктан ачып бирде.
Даниил, студент:
– Программалаштыруда иң авыр мәсьәлә нәрсә?
– Дөресен әйткәндә, иң катлаулысы ул – архитектураны проектлау, бәйлелекләр белән эшләү .
Кушымтаның архитектурасы – ул кушымтаның ничек төзелгәнен һәм аның өлешләренең бер-берсе белән тәэсир итешүен тасвирлый торган план. Ул җитештерүчеләргә кодны ничек оештырырга, технологияләрне сайларга һәм кушымтаның нәтиҗәле һәм җиңел эшләвендә ярдәм итә. Бәйлелекләр белән эшләү – китапханәләр һәм кодтагы инструментлар белән идарә итү процессы.
Программалаштыруда ясалма фәһемнең роле бигрәк тә зур. Проектларга ясалма фәһем кертү кодлау процессын җиңеләйтә һәм тизләтә, хаталар санын киметә, гомуми җитештерүчәнлекне арттыра.
– Математика һәм информатиканы бөтенләй аңламаган гуманитарий мондый техник юнәлешкә өйрәнә аламы?
– Мин юк дип уйлыйм, чөнки программистларда математик фикерләү булырга тиеш.
Илья, студент:
– Айтишниклар арасында күп төрле шигарьләр (лозунг) бар, шуларның берсе «эшли икән – тимә». Тагын ниндиләре бар?
– Кызганычка каршы, бу сүзләр һәрвакытта да эшләми. Беренчедән, киләчәктә бу код белән куллану мөмкинлеге булырга тиеш, икенчедән, кодны башкаларның да аңлавы мөһим. Тагын «бер тапкыр кодлаштырыр, һәрвакыт куллан», «яхшы язылган программа – ул 2 тапкыр язылган программа» дип тә әйтәләр.
– Синең уйлавыңча программалаштыруда иң авыры нәрсә?
– Башлау. Үзеңнең беренче яңа проектыңны башлау һәрвакыт авыр. Шулай ук төрле ситуацияләрдән чыгу юлын таба белү мөһим.
Шулай итеп, хәзерге заманда информацион юнәлеш көчәя бара. Димәк, киләчәк безнең кулда дигән сүз!
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев