Бу – тема!
ЭШКӘ ЯРАКСЫЗ БАЛА ТӘРБИЯЛИСЕҢ КИЛСӘ...
Һәркем үз баласын киләчәктә уңышка ирешкән, мөстәкыйль шәхес итеп күрергә тели. Тик кайбер очракларда ата-аналар үзләре дә сизмәстән, балаларын бернәрсәгә яраксыз, эш яратмый торган кеше итеп тәрбиялиләр...
Ни өчен кемгәдер һәрвакыт уңыш елмая? Ул нинди генә эшкә алынмасын, барысын да җиренә җиткереп башкара? Ә кемдер, киресенчә, ялкау, эшләргә яратмый һәм бер генә эш урынында да озак тоткарланмый? Психологлар фикеренчә, барысына да әти-әни тәрбиясе сәбәпче. Нәкъ менә алар кечкенә баланың киләчәк карьерасына зур йогынты ясый һәм аның киләчәген билгели, дип ассызыклый белгечләр.
Шуңа күрә алар түбәндәге киңәшләргә колак салырга чакыра. Эшкә яраксыз бала үстерәсегез килмиме? Бу киңәшләрне истә тотыгыз!
Баланы кирәгеннән артык йөкләмәгез.
Күпләр балаларын берсеннән-берсе “мөһимрәк” түгәрәкләр һәм секцияләргә язып, аларның киләчәген кайгыртабыз дип уйлыйлар. Тик бу алай түгел. Яшүсмерләрне кирәгеннән артык йөкләү, аларга “бернәрсә эшләмәү” өчен вакыт калдырмау аларда, киресенчә, тискәре сыйфатлар тәрбияләячәк. Бер түгәрәктән иекнчесенә йөгереп йөргән бала бик тиз ара. Аның үзе турында уйларга, нәрсә яратуын, нәрсә белән кызыксынуын аңларга вакыты калмый. Нәтиҗәдә, өлкән сыйныфларда укыганда ул чын мәгънәсендә роботка әверелә. Кайбер үсмерләр исә, киресенчә, әти-әниләренә каршы тора башлыйлар. Иң зур теләкләре – әти-әни сүзен тыңламау.
Тагын бер кимчелек – ял итәргә вакыты булмаган бала гомумән ял итмәскә өйрәнә. Ягъни, ул һәр эшне бик озаклап, әкрен генә башкара башлый. Әти-әнисе өй эшен әзерләп бетергәнен күреп, яңа эш кенә куша күрмәсен.
Баланың уңышларын үзегезнеке белән чагыштырмагыз.
“Менә мин синең яшьтә...” Бу – күп кенә ата-аналарның иң яраткан җөмләсе. Ә үсмерләргә исә ул гадәттә бик авыр ишетелә. Алар үзләре дә сизмәстән сезгә охшарга тырыша башлый. Әгәр дә инде сез балагызны мактыйсы урынга үзегез белән чагыштырасыз икән, бик тиздән ул үзен сезнең начар копиягез итеп тоячак. Бу исә аның яңа үрләргә омтылышын шундук бетереп ташлаячак.
Мактагыз һәм бүләкләр белән сөендерегез.
Яшүсмер өчен уку, эш – мәңгелек дошманга әверелергә тиеш түгел. Шуңа күрә аны алган “бишле”ләре, өйдә башкарган эшләре өчен мактарга онытмагыз.
Артык көчле контроль беркайчан да яхшы нәтиҗәләргә китерми!
Кечкенә чакта әти-әнисе һәр адымын контрольдә тоткан бала беркайчан да эшендә уңышлы карьера ясый алмаячак, дип ассызыклый психологлар. Әгәр дә сез баланың һәр адымын күзәтеп торасыз, һәр хатасына комментарий бирәсез икән, ул әлеге кысалар эчендә үсә, камилләшә алмаячак. Димәк, аның фантазиясе һәм идеяләре беркемгә дә кызык түгел. Иң мөһиме, хаталанмау, әти-әнидән тискәре җөмләләр ишетмәү!
Бу проблеманың башка ягы да бар. Үсмернең һәр адымын контрольдә тотучы булганда, аңа үз-үзен контрольдә тоту, мөстәкыйль булу нигә кирәк? Мөстәкыйльлек, сау бул! Аннары соң артык контроль кешенең үз-үзенә ышанычын да юкка чыгара, дип ассызыклый психологлар.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев