Логотип Идель
Бу – тема!

ЭШЧЕ ПРОФЕССИЯЛӘР - ҺӘР ҖИРДӘ, ҺӘРКАЙДА

WorldSkills хәрәкәте Казанда узачак дөнья чемпионаты дәвамында гына популяр булмый. Аннан соң да бу эшчәнлек дәвам итәчәк. Яшьләр белән эшләүдә дә эшче һөнәрләрне киң мәйданга чыгаралар.


Хәзер эшче профессияләр белән урта һөнәри уку йортлары, вуз студентлары гына түгел, укучылар да таныша.


Яшүсмерләр клубында – остаханәләр


Мисал өчен, Казанның яшүсмерләр клубларында эшче белгечлекләр буенча остаханәләр булдырыла. Мондый клубларны төзекләндергәндә, аларның киләчәк эше концепциясе исәпкә алына. Мисал өчен, “Подросток” клубында лекторий, мастер-класслар, воркшоплар, иҗади остаханәләр каралган.


– Эшче профессияләрнең популярлыгын, профессиональ ориентациянең мөһимлеген исәпкә алып, кайбер клубларда махсус мохит булдырабыз. Анда егет-кызлар үз куллары белән әйберләр ясый алачак. Шуңа да тегү, агач эше, чүлмәк ясау, күн остаханәләре, химик лаборатория, хәтта бьюьти-остаханәләр дә булачак, – ди яшүсмерләр клубы директоры Айрат Ситдыйков.


Бу идеяләрнең барысын да тормышка ашырганда, яшүсмерләр клубларын төзекләндерү проектларын яшь архитекторлар булдырган. Бу юнәлештә яшьләр өчен проектларны алар белән бер дулкында булган яшьләр эшләү принцибына таяналар. Һәр проектта күпфункцияле киңлекләр булдырырга телиләр. Аларның һәр метры тиешле рәвештә файдаланылырга тиеш. «Төзекләндерүдән соң яшүсмерләр клублары ачылгач, алар яшьләрне үзенә тартып торган үзәк булырга тиеш. Яшьләр сәясәтен яңарту өчен яңа алымнар да шуңа юнәлтелгән», – ди Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.


2019 елда яшьләр объектлары арасында Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Тәтештә 29 яшүсмер клубында капиталь ремонт булачак. Аны көз башында тәмамларга ниятлиләр.


Махсус мәктәптә профессия алып чыгалар


Казанның Левченко бистәсендә урнашкан Галләмов исемендәге республика девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы махсус урта мәктәптә  профессиональ укулар оештырылган. Биредә 14-17 яшьлек 24 егет үзенә һөнәр алган. Әлеге чара авыр тормыш ситуациясенә эләккән балаларга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан финансланган.


Ел дәвамында укучылар чәчтараш, пешекче, хоккей тренеры, дизайнер, штукатурчы, агач-балта остасы юнәлешләре буенча белем алган. Теоретик белем белән бергә практика да узганнар, предприятие, көллиятләр белән танышканнар.


Июнь башында һәр белгечлек буенча проект яклаганнар. Әти-әниләр дә балаларына ярдәм иткән. Әтиләре биремнәрне уллары белән бергә башкарган. Нәтиҗәдә, зачет кенәгәләренә баллар алып, укучылар профессиягә төшенгән. Мәктәпне тәмамлаганда һәр укучыга моның турында махсус портфолио тапшырылачак.


Сәламәтлеге чикле булганнар профессиягә төшенә


КидСпейс” шәһәрчегендә өч көн дәвамында Казан мәктәпләре укучылары – сәламәтлекләре чикле булган яшүсмерләр өчен профориентация лагере уздырылган. Ул «Дәрескә – бергә» инклюзив проекты дәвамында үткәрелгән.


Профессияләр шәһәрчеге остазлары укучыларга һөнәрләр иленә тамаша ясаган. Шулай итеп, бу сәяхәт күңелле һәм мавыктыргыч та булган. Яшүсмерләргә күп кенә әйбер яңа тоелган. Мисал өчен, аларның күбесе дактилоскопия процессы яки Сивцев таблицасы буенча күз күремен тикшеренүне беренче тапкыр сынап караган. Лагерь яшьләргә үз кызыксынулары аркылы киләчәк тормышларын күзалларга ярдәм иткән.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев